Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 февраль 2023, 10:44

Гомер юллары һәрберебезгә үрнәк булырлык

Без 50, 60 ел бер юлдан атлаучыларга сокланып туялмыйбыз, 70 ел бергә яшәүчеләргә таң калабыз. Ә 75 ел бер җан, бер тән булып гомер итүчеләр бик сирәк күренеш. Таҗ туе – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасырдан күбрәк гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.

Гомер юллары һәрберебезгә үрнәк булырлык
Гомер юллары һәрберебезгә үрнәк булырлык

Вәсбиҗинан һәм Суфияр Шәмсетдиновлар – матур гомер кичергән шундый парларның берсе. Аларның 75 еллык гаилә тарихына күз салып, язарга утырсаң, үткәннәрен бер генә кәгазь бите дә сыйдыра алмас иде. Шулай да тормыш юллары бик күп шатлык-сөенеч тулы хәлләрне дә, ачы күз яше тулы вакыйгаларны да үз эченә алган матур парның үткән тормышларына кыскача гына тукталып үтмичә мөмкин түгел. Аларга, өлкән буын кешеләренә, катлаулы тормыш юлын үтәргә, күп нәрсә кичерергә туры килә. Әмма алар намус белән үз җилкәләрендә барлык кыенлыкларны күтәрәләр һәм, шуңадыр да, язмыш аларга озын уртак тормыш көтү хокукы бирә.

Алар икесе дә гади авыл кешеләре, эшләп үскән авыл балалары. Суфияр абый гомере буе (63 яшенә кадәр) колхозда тимерче булып эшли, ә Вәсбиҗинан апа фермада сыер савучы була. Үз эшләрен яратып, җиренә җиткереп эшләгәннәре өчен алар хезмәттәшләре һәм җитәкчеләренең ихтирамын, хөрмәтен яулаган кешеләр. Хезмәт язмышы да, гаилә язмышы да бер-берсенә үрелеп барган.

Тумышы белән Суфияр Ямалетдин улы Яңа Бикмәт авылыннан. 98 яшьлек Суфияр абый, гомумән, районда гына түгел, республикада билгеле шәхес. Ул – Бөек Ватан сугышы ветераны да бит әле. 17 яшьлек Суфияр 1942 елны фронтка китә. II Украина фронтында, ату орудиесе командиры була. Украинаны, Румынияне, Болгарияне, Югославияне, Австрияне һәм инде Германияне үтә, ике мәртәбә яралана, шулай да авырлыклар аны сындырмый, ул дәваланып, янәдән фронтка китә. Озак көтелгән җиңү хәбәрен ул Берлин чигендә ишетә. Суфияр абый II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен” һәм “Сугышчан хезмәтләре өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнгән яугир. Сугыштан соң тагын ике ел хезмәт итеп, 1947нче елны гына туган ягына кайта. Өйдә аны баласы иңнәренә туган ил сагында шундый зур бурыч йөкләнгәнен тоеп, улының исән-имин кайтуын теләп елый-елый күзләре сукырайган әнисе каршы ала.

Вәсбиҗинан Тимергази кызы Иске Бикмәт авылында, дини гаиләдә туып-үсә. Җиде класс белемле була. Вәсбиҗинан апа тыл ветераны. Сугыш чорында тылдагы барлык авырлыкны үз җилкәсендә күтәреп, хезмәт куя.

Алар 1947 елның ноябрь аенда беренче мәртәбә күрешәләр, аларны колхоз рәисе таныштыра. Егет белән кыз бер күрүдән бер-берсен охшаталар һәм шулай итеп, озакка сузмыйча, 1948 елның гыйнвар аенда Суфияр абый пар атлар җигеп, Иске Бикмәт сылыун Яңа Бикмәт авылына килен итеп алып килә. Бианасының күзләре күрмәсә дә, яшь килененең чибәрлеген, тыйнаклыгын һәм уңганлыгын ул бер кул сыйпавыннан аңлый һәм 25 ел дәвамында алар бергә татулыкта яшәгәннәр. Суфияр абый белән Вәсбиҗинан апа ун балага – алты улларына һәм дүрт кызларына гомер бүләк итәләр. Аларны үзләре үрнәгендә эш сөючән һәм тәртипле итеп үстерәләр. Вәсбиҗинан апа «Ана даны» медале бүләгенә дә лаек була. Әлеге көндә 24 онык, 33 онык баласы һәм биш туруннарының игелекләрен күреп яшиләр Шәмсетдиновлар. Һәрберсенә әти-әни тигезлегендә үсәргә насыйп булып, ил-көннәрнең тынычлыгын тели өлкәннәр. Бүгенге көндә олы хөрмәткә лаек әби белән бабай Нефтекама шәһәрендә төпчек кызлары Эльмира янәшәсендә яшиләр.

Сугыш еллары эчендә күпме михнәт күргән, күпме газап кичергән алар. Күңелләргә тирән эзләрен салган ул көннәрне күз яшьләре аша искә алсалар да, бүгенге тормышларына шөкер итеп, картлыкларын тигезлектә каршылаганнарына сөенеп, тормышта юл ярып баруларын бергә дәвам итәләр.

Фотолар гаилә архивыннан.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас: