Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 гыйнвар , 15:17

Авылның ихтирамлы кешеләре

Чалкак авылында  Гәрәевларны белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр.

Авылның ихтирамлы кешеләре
Авылның ихтирамлы кешеләре

 Авыл биләмәсендә узган барлык чараларда да очратырга мөмкин бу гаилә әгъзаларын. Актив тормыш алып баручы, бик ярдәмчел, туган төбәк өчен янып-көеп яши алар. Бүген дә Гәрәевлар йортында эш кайный. Без барып кергәндә йорт хуҗасы балта тотып нәрсәдер көйли иде. Хуҗабикә дә тиз генә кунакларны каршы алырга йөгереп чыкты. Ачык йөзле, кунакчыл хуҗалар безне өйгә чакырдылар.
Тәлгать Мидхәт улы – авылда хөрмәтле кеше. Чалкак авылында күп балалы гаиләдә туып-үскән малай мәктәпне тәмамлагач, туган ягында кала. Мәктәптә физкультура, хезмәт һәм рәсем дәресләре алып бара. Аннан хәзерләү пунктында хезмәт итә башлый. 45 елдан артык стажы белән “Хезмәт ветераны” исеменә, бихисап Мактау грамоталарына лаек булып, хаклы ялга чыккан. Әнүзә Әнвәр кызы Каразирек авылында туган. Балачагы Таңсызар авылында үтә. Чалкак авылы урта мәктәбен тәмамлагач, Таңатар мәктәбендә пионервожатый булып эшли башлый. Шул вакыт Тәлгать абый белән кавышып, матур дөнья корып җибәрәләр, биш бала тәрбияләп үстерәләр.
– Үзебез укымагач, балаларыбызны укытырга тырыштык. Аллаһка шөкер, барысы да югары белемгә ияләр, – ди Гәрәевлар. – Һәрберсе тормыш корып, матур итеп яшәп яталар. Унике оныгыбыз – шатлыгыбыз бар.
Әнүзә апа балачактан ук эшкә өйрәнеп үскәнгә, бер вазыйфадан да баш тартмый. Пионервожатый булып башлаган хезмәтен буфетчы итеп дәвам итә. Ире Тәлгать янында хәзерләү пунктында да 5-6 ел эшләп ала ул. Авыл дәваханәсендә санитарка булып эшләп, хезмәт ветераны исеме белән лаеклы ялга чыга.
Пенсиягә чыккач та Гәрәевлар гаиләсе тик тормый. Миллек хәзерләп туганнарга, дусларга тараталар. Гөмбә, җиләк-җимеш җыеп, кышкылыкка әзерлиләр. Алар зур бакча үстерә, кош-корт асрый. Тавык чүпләсә дә эш бетмәслек гади авыл тормышы белән яши. Шул ук вакытта авылда узган барлык өмәләрдә актив катнаша. Зиратларны тәртипкә китерүме, төзекләндерү эшләре булсынмы – Гәрәевлар беренчеләрдән ярдәмгә киләләр.
Утыз ел элек салына башлаган мәчетне Урындагы инициативаларга булышлык итү программасы буенча тергезәләр чалкаклылар. Бу олы эштә әйдәүче булып Тәлгать абый йөри. Идәннәрен түшәргә дә, тәрәзәләрен куярга да, җиһазларны алырга да, барлык эшләрне дә ул контрольдә тота. Авыл биләмәсе башлыгы Ришат Нигамәтҗанов та Тәлгать абый турында мактау сүзләре генә әйтә. “Гәрәевлар гаиләсе – авыл тоткасы” ди ул.
– Тыл ныклы булганда гына бар эш тә башкарыла. Өйдәге эшләргә кайчак вакыт та калмый. Иртән чыгып китәсең, кич кайтасың. Кайтуга эссе ризык, якты йөзле Әнүзә апаң каршы алса, бар арулар да югала кебек, – ди Тәлгать абый.
Менә шулай, тормыш мәгънәсен кешеләргә кирәк булып яшәүдә, игелекле эшләр кылуда күргән Гәрәевлар гаиләсе кечкенә шатлыкларга да сөенеп, башкарылган эштән күңел ләззәте алып, гаилә тынычлыгына, балаларының уңышларына сөенеп, оныклар шатлыгына күмелеп, тормыш йомгагын сүтәләр.
– Бәхет ул беркайчан да күктән төшми. Ул кешенең үз кулында. Һәркем бәхетен үзе таба. Үзең тапкан бәхет кадерле, диләр бит. Ә без, тәү чиратта, балаларыбыз белән бәхетлебез. Аларга кирәк булып яшәүдән көч алабыз, – ди алар.
Әлбәттә, гаилә нигезе нык булганда гына зур уңышлар казанып, яхшы эш-гамәлләр кылып, үзеңнең башкаларга кирәк булуыңны тоеп яшәргә була. Гәрәевлар гаиләсе – моның ачык мисалы.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас в