

– Кечкенәдән урманга, табигатькә гашыйк идем. 11 сыйныфны тәмамлаганда киләчәктә кем булып эшләячәгемне дә алдан күз алдыма китердем. Мин урман сакчысы булачагымны белә идем. Шул вакыт эчендә бу һөнәрне сайлавыма бер генә дә үкенгәнем булмады, – ди ул.
Билгеле инде, табигатьне яратуы, аңа хозурлануы үзенекен иткәндер. Илшат Гыйният улы Әбдрәшбаш авылында, гади колхозчылар гаиләсендә өченче, төпчек балалары булып дөньяга аваз сала. Мәктәптә белем алганнан соң Уфаның урман хуҗалыгы техникумына укырга керә. Аны 1988 елны уңышлы тәмамлап, ул юллама буенча Свердловск шәһәренә эшкә китә. Шәһәрнең урман хуҗалыгында хезмәт юлын башлап, яшь белгеч карьерасын урман хуҗалыгы мастеры булып башлый. Эше белән параллель рәвештә читтән торып Урал урман дәүләт академиясен тәмамлый. Вакытлар узу белән, 1996 елда ул туган якларына кире кайта. Борайда инде Илшат абый урман продуктлары белән бәйле шәхси эшкуар булып теркәлеп, шул тармакта 12 ел эшли. Ә инде 2008 елда дәүләт урман контроле бүлегенә эшкә урнаша, бүгенге көндә шул системада.
– Табигать – тиңсез хәзинә. Моның шулай булуын районыбыз территориясендә 40 меңнән артык гектар мәйданны биләп торучы урман дәлилли. Ул дүрт урманчылыкка бүленгән, анда дүрт лесничий эшли һәм шул 40 мең мәйдан биләп торган урманчылыкта мин дәүләт урман инспекторы булам, – дип таныштыра башлады безне эше белән урман инспекторы.
Илшат абый полиция, прокуратура хезмәткәрләре белән уртак рейдларга да чыга. Алар урманнарда халыкның булуын һәм урман территорияләренә транспорт чаралары кертүне чикләү турындагы күрсәтмәсен үтәү кысаларында урман территорияләрен тикшереп тора.
– Кызганыч, урман шундый нәрсә – хокук бозуга шул ук минутта реакция булырга тиеш. Вакытында рейдлар ясау, бигрәк тә янгын куркынычы булган вакытларда аларны ешрак уздырырга тырышабыз. Шуңа күрә дә соңгы елларда районыбызда урман янгыннары бөтенләй дә күзәтелми, – дип сөйләде безгә Илшат абый һөнәренең нечкәлекләре турында. – Аңлату, агитация юнәлешендә бик күп эш алып барыла. Гәзиткә дә язмалар бирәбез. Һәм шулай ук елга ике-өч тапкыр “Урман” операциясе үткәрелә. Законсыз рәвештә урман кискән һәм учак яндырган өчен беркетмә төзергә туры килә. Башлангыч елларда 80-90 беркетмә төзи идек, хәзер инде, бәхеткә, андый ваемсызлык ул тиклем күп түгел, юк дисәк тә була. “Борай урманы” учреждениесенең директоры Илдар Хәсәнов һәм Бөре урманчылыгына караган Борай районы буенча дүрт урманчылыкның дүрт лесничийлары белән бердәмлектә бик күп зур эшләр башкарыла. Безнең эш урыны – урман. Һәм, әлбәттә инде, күп вакытыбыз нәкъ менә шунда үтә. Эш һәрвакыт, аеруча язгы, җәйге һәм көзге чорда бик күп. Кышын да эшсез тормыйбыз.
Намуслы хезмәте өчен Мактау грамоталарына ия була ул. 2022 елны урман хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан янә бер бүләк өстәлә, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Илшат Гыйният улына «Башкортстан Республикасының атказанган урманчылык белгече» дигән мактаулы исем бирелә.
Тормышта, хезмәттә уңышка ирешү өчен тыл ныклы булу кирәк. Гаилә бит һәр кешенең таяныр ноктасы, яныңда күңелеңне, холкыңны аңламаучы булса бик авыр. Ул яктан да Илшат абый бәхетле. Әлеге тырыш һәм киеренке хезмәт дәвамында шатлыгын да, кайгысын да тормыш иптәше Фәнзия Мирзаян кызы бүлешә. Уллары Илназ Уфа дәүләт авиация техник университетын тәмамлап, шушы шәһәрдә инженер булып эшли.
Халыкта «хезмәт кешене бизи» дигән әйтем бар. Чыннан да, үзенә бер шөгыль тапмаган, хезмәт куймаган кешегә яшәү кызык түгелдер ул. Ләкин үрнәк күрсәтеп, үзеңнең хезмәтеңә тугрылыклы калып, районның киләчәгенә зур өлеш керткән райондашларыбыз һәртөрле хөрмәтләүгә, мактауга, рәхмәт сүзләре ишетергә лаек.