

Ерактагы 1971 елда таныша яшь йөрәкләр. Тугай авылына кунак булып килгән Кузбай егете Гөлнәрүсә исемле кызны бик ошата һәм берсен-берсе аңлашканнан соң, озакка сузмыйча, шул ук елны өйләнешәләр.
Гөлнәрүсә апа Тугай авылында күпбалалы гади колхозчылар гаиләсендә туып-үсә. Мәктәптә сигез сыйныф белем алганнан соң ул буяучы һөнәрен үзләштерә. Башта азрак укуы буенча эшли, аннары килен булып төшкән авылда ул сыер савучы хезмәтен куя башлый һәм, шул тармакта эшләп, лаеклы ялга чыга. Тырыш, акыллы, эшсөючән кызны биредә яхшы кабул итәләр. Бүгенге көндә дә Гөлнәрүсә апа хезмәттәшләрен якты, җылы сүзләр белән генә искә ала.
Тормыш иптәше Рикс абый колхозда тракторчы була. Шулай да кечкенәдән хезмәткә өйрәнгән тырыш егет, бер эштән дә куркып тормый, кайда кушалар шунда йөгерә.
Менә шулай эш белән гомер еллары да алга аккан да аккан. Икесе дә 30 ел эш стажы туплап, «Хезмәт ветераны» кебек мәртәбәле исемнәргә лаек була алар.
Бергәләп өч балага гомер биргән, аларны җан җылысы белән тәрбияләгән Мусиннар бүген оныклар сөя. «Дәү әни», «дәү әти» дип өзелеп торучы оныклары аларның бәхет-шатлыклары.
Бүгенге көндә дә бу пар әле сыер да асрый, кош-кортын да тоталар. Җәй җитсә, бакча тулы яшелчә үстерәләр, урманга җиләк-җимеш җыярга да йөриләр. Тавык чүпләсә дә эш бетмәслек авыл тормышы белән яши алар.
Мусиннар гаиләсе – гаилә бердәмлеген, сөю-сәгадәт белән аклаган, бер-берсенә булган мәхәббәт белән якыннарын да җылыткан парлы тормышның күркәм өлгесе.
50 елдан артык вакыт узса да, бу гаилә бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, мәхәббәтләрен вакламыйча, тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча матур итеп гомер кичерә. «Яшь олыгайган саен, парлы, тыныч картлык кичерүнең бәхетен ныграк аңлыйсың. Яшьлектә вакыт ничек тә уза, авыр чакта ярдәм кирәк булганда янәшәңдә гомер иткән парың бәхет», – ди алар.