Җәмгыять
18 гыйнвар 2023, 09:54

Намуслы хезмәттә яшьнәп үткән гомер

Кешенең тормышы хезмәт белән янәшә үтә икән, димәк аның гомере заяга узмаган. Таңатар авылында гомер итүче Зәнфирә апа һәм Фәдәвис абый Гыйльмутдиновлар үзләрен эш дәверендә хезмәт сөючән, намуслы, тырыш эшчеләр итеп таныталар.

Намуслы хезмәттә яшьнәп үткән гомерНамуслы хезмәттә яшьнәп үткән гомер
Намуслы хезмәттә яшьнәп үткән гомер

Зәнфирә апа Каенлык авылы кызы. Каенлыкның сигезьеллык мәктәбеннән соң Уфа шәһәренең кооператив техникумына укырга керә. 1968 елны кулына диплом алган яшь белгечне Кушнаренга юллама белән эшкә җибәрәләр һәм баш хисапчы вазыйфасын йөклиләр. Анда хезмәт юлын башлап, бер егет белән гаилә корып яши башлыйлар, ләкин, кызганычка каршы, ире иртә мәрхүм була. Шулай итеп, ике кечкенә бала белән үзе генә торып кала һәм, шул сәбәпле, 1977 елны туган авылына кире әйләнеп кайта. Сабыйларын балалар бакчасына урнаштыра, үзе авыл советында эшли башлый. 1982-1989 елларда Каенлык авылында эшли, аннары Таңатар авылына күченеп, 1993 елларда сәүдә өлкәсендә хезмәт куя башлый. 1999 елда аны Таңатар авыл советына эшкә чакыралар һәм хаклы ялга чыкканчы ул шул тармакта эшли. 37 ел намуслы, тырыш хезмәте өчен “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була һәм шулай ук һәр эшне яратып, җиренә җиткереп башкарган өчен Мактау грамоталары белән дә бүләкләнә.

Хаклы ялга чыккач та, Зәнфирә апа тынгы белми, авылдагы хатын-кызлар советында актив катнашып кына калмыйча, советның җитәкчесенең уң кулы булып йөри. Монысын да әйтеп үтмичә булмый – Таңатар авылы йортларына газ кертү башлангычында Зәнфирә Хәкимҗан кызының өлеше зур, чөнки бу изге эшне ул башлап, документлар җыеп, кузгатып җибәрә.

Фәдәвис Садыйк улы Таңатар авылында туып-үсә. Әти-әни гаиләсендә алар дүрт бала була, тик ни кызганыч, дүрт бала арасыннан ул үзе генә үсеп буй җитә ала. Хезмәт юлының башлангыч елларында аңа авыл хуҗалыгының төрле тармакларында эшләргә туры килә: башта чәчүче булып йөри, аннары прицепчик була. 1956 елны ул Николо-Березовкага укырга китеп, тракторист-комбайнчы һөнәрен үзләштереп кайта. Аннары Чалкак авылында, Үләй МТСында ДТ тракторында җир сөрә башлый. 1958 елны военкоматтан шоферга укырга дип повестка килә, Фәдәвис абый тартышмыйча, Борайга барып җәй буе укып, сентябрь аенда инде машина йөртү таныклыгын ала һәм шул ук елның ноябрь аенда ул армия сафларына алына. Ике ел Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайткач, туган авылы колхозында шофер булып эшкә урнаша. Белемнәрен арттырыр өчен техникумга укырга керергә була, ләкин техникумга сигез сыйныфны тәмамлаганнарны гына алалар, ә ул җиде сыйныф белемле, шуңа күрә егет яңадан мәктәптә 8нче сыйныфта укырга мәҗбүр була. Барыбер үз теләгенә ирешә ул: Уфага барып техникумда белем ала башлый һәм 1965 елда техникум дипломына ия була. Аннары аны Яңавыл шәһәренә эшкә билгелиләр, ләкин анда яшь белгечне борып, кирегә кайтарып җибәрәләр, “шулай итеп начальник эксплуатации вазыйфасында эш башкарыр урынына, мин чемодан җыеп кире авылыма әйләнеп кайттым” дип, хәзер инде елмаеп сөйли Фәдәвис абый. Авылда инде ул автомеханик хезмәтенә тотына. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән гыйбарәне истә тотыпмы, Фәдәвис Садыйк улы нинди эш кушалар, кая җибәрәләр, барысын да җаваплылык белән башкара, шулай итеп үз гомерендә ул җиде колхоз рәисе белән эшли, завхоз да була, инженер-механик хезмәтен дә куя, парторг һәм профсоюз рәисе вазыйфасында да үзен сынап карый. Шулай да ул транспортка май һәм запас частьләр ташыган (ул вакытта бит әле ике колхоз, кырыклап төрле техника булган), бәйрәмнәргә сценарийлар, төрле отчетлар, докладлар да язарга өлгергән.

Фәдәвис абыйның гомеренең 40 елы намуслы хезмәттә үтә. Әйтергә генә җиңел. Аларда борчылып үткәргән алсыз-ялсыз көннәр, көенечләр, уңыш-сөенечләр ята. Шулай да тазалыгы да какшый инде, чөнки салкын кыш көннәрендә дүрт сәгатьләп трактор арбасында Борайга сөт төяп һәм техникага запас частьләр, кирәк-ярак әйберләр ташыганда, аяк-куллары туңып-өшеп бетә һәм бүгенге көндә инде шул сызланулар икеләтә көчәебрәк төшә.Кышның салкын җилләре генә түгел, кайгы җилләре дә урап узмый аны, беренче хатыны вафат була һәм Фәдәвис абый дүрт бала белән ялгыз торып кала. Ләкин кара, ачы вакыйгалардан соң инде һичшиксез якты, матур көннәр дә булырга тиеш бит, шулай итеп язмыш Фәдәвис абыйны Зәнфирә апа белән кавыштырып, алар гаилә учагын яңадан кабыза һәм бер-берсенә янә яшәү яме бүләк итәләр. Икесенә инде алты бала булып, алар бергәләп, балаларына ныклы белем һәм тәрбия биреп, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәләр. Балалар, оныклар шатлыгына куанып яшисе көннәрдә алар гаиләсенә тагы кайгы килә, бүгенге көндә бер уллары яннарында юк, мәрхүм була.

Инде олы яшьтә булуларына карамастан, бүгенге көндә сыер асрыйлар, бал корты да тоталар. Авырлыкларны бергәләп уза алуларына, бер-берсенә терәк булып, булганына шөкер итеп, һәр туар көнгә шатланып, балалар-оныкларына сөенеп яши алар бүген.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас