

Аның балачак чоры Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Әтисе сугыш башланганын ишетеп, үз теләге белән фронтка китә. «Без дошманны җиңеп кайтабыз, сез көтегез» – әтисенең соңгы сүзләре шул була... Җиңү көнен якынайту өчен әтисе яу кырында башын салып, һәлак була. Ялгыз, кулында дүрт кечкенә бала белән калган әнисенә дә, сабыйларга да авырлыкларга күп түзәргә туры килә. Ул елларда бит инде авылдагы барлык хезмәт хатын-кызлар, балалар җилкәсенә төшә. Әнисе һәм абыйсы иртәле-кичле басуда, үгез-сыер белән җир сукалый, тырмалый һәм башка эшләр башкаралар, шул ук вакытта йортта да эш аз түгел. Бу чор авыр хезмәт белән генә сынатмый, ачлык-ялангачлыкның ни икәнен дә татытып үстерә. Шул ачлы-туклы чорда балалар кәлҗемә ашап исән калалар. Сугыш чоры газапларын әйтеп тә, язып та бетерә торган түгел...
Барлык авырлыкларга карамастан, юклык, рәнҗетелүләр аша үтеп, әмма бирешмичә, Рия авылдагы мәктәптә тырышлыгын куеп, сәләтен җигеп укый. Җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң укуын кичке мәктәптә дәвам итә. Шул ук вакытта фермада яшь бозаулар да карый башлый. Аннары табельщица була, идарәдә да эшләр башкарырга өлгерә. 1955 елда аңа икътисадчы эшен йөклиләр. Шул вакытта Рия апа читтән торып Уфада берьеллык курслар да тәмамлый. Соңрак тырыш, гадел, тәртип яратучы һәм һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы Рия апага баш хисапчы вазыйфасын да ышанып тапшыралар. Биредә дә сынатмый ул. Әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыга, ләкин бала- чактан ук хезмәт белән янәшә, һәр эшенә бар күңелен салып эшләгән Рия апа хаклы ялга чыккач та тагы алты ел эшли әле. Шулай итеп аның 44 ел хезмәт стажы бар, алышынган унбер рәиснең эш алымнарына, тәртип-кәефенә яраклашып, ипле, тыйнак кына, артык берәү белән дә низагка килмичә, үз вазыйфасын намус белән башкарган өчен ул зур хөрмәткә лаек була. Шул хакта күп сандагы Мактау кәгазьләре дә сөйли, «Хезмәт ветераны» исеменә дә лаек була.
– Олы яшемә карамастан, әле бүгенге көндә дә үз һөнәрем буенча хезмәт итә алыр идем, тагы да хисап эшенә чумып, счет төймәләре тарта башлый алыр идем, чөнки хезмәтемнең асылын аңлап эшләдем, – ди елмаеп, шактый тәҗрибә туплаган Рия апа.
Гаиләсендә дә иренә тугры гомер юлдашы, балаларына, кияү-килененә кадерле, ихтирамлы әни, оныкларына яраткан дәү әни ул. Тормыш иптәше Әниф абый белән 1958 елның ямьле Сабантуй көнендә гаилә учагын кабызып, ике балага – уллары Ришатка һәм кызлары Римага ныклы тәрбия биреп үстерәләр. Авыр чакларында ярдәм итеп, төпле киңәшләрен биреп, балаларын да һәр эшнең җаен белеп, тәмен табып башкарырга, пөхтәлеккә өйрәтәләр. Бүгенге көндә балалары тормышта үз урыннарын тапканнар. Авылда үскән малайлары табигатьне, хайваннарны яраткангамы ветеринар һөнәрен үзләштерергә ниятли һәм бүгенге көндә үзе сайлаган һөнәренә канәгать. Кызлары укытучы юлын сайлый, үз эшен тугрылык белән башкарган өчен, балаларның барачак юлларында маяк булып торучы укытучы укучылары күңелендә дә алтын хәрефләр язарлык буларак саклана.
Ләкин тормыш шома гына бармый. Рия апага тагы төрле сынаулар аша үтәргә туры килә әле. Тормыш иптәшенең тазалыгы какшап, ул сигез ел буена утырып кына тора. Шулай итеп, авыр чир белән көрәшеп, 2018 елда гаилә башлыгы якты дөнья белән хушлашып, мәңгелеккә китеп бара. Рия апаның үзенең дә тазалыгы начарлана, ләкин үзендә көч табып, балаларының ныклы ярдәме белән ул тормышта юл ярып баруын дәвам итә.
Катлаулы тормыш һәм җаваплы хезмәт юлын намус белән үткәнгә күрә, кеше алдында йөзе ак, җаны тыныч, эшчәнлегендә берәүне дә җәбер салып каһәрләмәгән, мәгънәле, тулы канлы тормыш юлы аның күпләргә үрнәк булырлык. Өй бусагасын атлап керүгә үк ул безне көләч йөзе белән каршы алган иде. Әле бүген дә Рия апа ачык зиһенле, җиңел хәрәкәтле, зарланырга яратмый торган көчле рухлы кеше.