Игътибар һәм кайгыртучанлык тоеп яшик
Алтын – утта, кеше авырлыкта сынала. Районыбыз кабат бердәмлек үрнәген күрсәтә. Алда салкын кыш айлары. Шуңа күрә мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә “Борай урманы” учреждениесе, район хакимияте һәм районның эшкуарлары бердәм булып, 37 гаиләне бишәр кубометр утын белән тәэмин итте.