

Аеруча авыл хуҗалыгы, кадрлар мәсьәләсе, сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы темаларга басым ясалды. 2023 ел Русиядә Педагог һәм остаз елы буларак узачак. Әлбәттә, фикер алышуларда райондагы мәгариф торышы, укытучылар һәм тәрбиячеләр белән тәэмин итү мәсьәләсе дә күтәрелде.
"Үзәктә – кеше булырга тиеш", – диде Радий Фәрит улы Юлламасында. Муниципаль район хакимиятенең һәм район активының эшчәнлеге нәкъ шуңа юнәлтелгәнлегенә басым ясалды.
Янә шуны әйтергә кирәк, соңгы елларда Борай районында үлем күрсәткеченең туу күрсәткеченә караганда шактый күбрәк булуы, халыкның табигый кимүе күзәтелә. Моңа аерым игътибар бирелде, демография проблемасы көнүзәк проблема булуы ассызыкланды. Пандемия сәбәпле, киңәйтелгән медицина тикшерүе, диспансеризация үткәрүләр тукталып торды, хәзер аларны яңартырга кирәклегенә басым ясалды.
Республикада 2023 ел Туган җир өчен изге гамәлләр елы буларак үтәчәк. Бу уңайдан район хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Гемир Нуртдинов авылларыбызда булган проблемаларга бүгеннән игътибар бирергә, аларның чишелешләрен эзләргә, төзекләндерү планнарын булдырырга тәкъдим итте.
Юлламада махсус хәрби операция турында да әйтелде. Бу тема да район хакимиятендәге фикер алышуда читтә калмады, өлешчә мобилизация яки үз теләге белән операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү үзәктә калуы билгеләнде.
Фото район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлегеннән алынды.