

– Бәләкәйдән фельдшер булу хыялы белән янып яшәдем. Фельдшер пунктының аерым бер күңелгә ятышлы исе бар. Шуны иснәр өчен авылдагы фельдшер апа янына көндә диярлек кереп чыга идем. Шулай ук шатыр-шотыр шприцларның кайнавы, витамин исләре борыннарны кытыклый иде. Һәм авыл халкына үзеңне кирәкле итеп тою да мине шушы һөнәрне сайларга этәрде. Гаиләбездә тугыз кыз үстек, өчебез медицина өлкәсендә хезмәт куя, – ди Зөһрә апа.
Свердловск медицина училищесын уңышлы тәмамлап, хезмәт юлын операция шәфкать туташы булып башлап җибәрә. Яраткан эш, үз авырлыгын тоерга ирек бирми яшь белгечкә. Җиң сызганып, ал-ял алмый эшли ул. Тик әти-әнисе олы яшьтә булу сәбәпле, еш авырый башлыйлар, шуңа күрә Зөһрә кире туган ягына кайтырга мәҗбүр була. Тепляк дәваханәсенә эшкә керә. Әти-әнисе янына көндә кайтып, яннарында була. Бер ел шулай йөреп эшләгәч, Зөһрәнең никах сәгате суга, ул Касияр авылының уңган, булдыклы, гармунчы егете Илдарга кияүгә чыга. Шуннан башлап менә кырык елга якын Касияр һәм Иске Тазлар авыллары халкының сәламәтлеге сагында тора Зөһрә Шәрәпова.
Авыл фельдшеры – гади медицина хезмәткәре генә түгел. Ул үзенә ышанып тапшырылган кешеләрнең сәламәтлеге өчен еш кына бөтен җаваплылыкны үз өстенә алырга мәҗбүр кеше дә дияр идем. Мунчадамы ул, табын артында утырамы, төннең замансыз чагы дип тормый аңа ярдәм сорап килүчеләрнең берсен дә кире бормый. Тормыш иптәше Илдар абый аның зур ярдәмчесе. Беркайчан да зарланмый кышкы суыкмы, көзге яңгырмы, машинасын кабызып, Зөһрә апаны чакыруга алып барып кайта. Хәтта Илдар абый бер вазыйфада икәү эшлибез, дип тә шаяртып ала.
Туган авылына тугры булып калып, чит җирдән бәхет эзләмәгән шул гаилә башлыгы. Армия сафыннан кайткач, авыл клубында мөдир булып хезмәт юлы башлана аның. Бәләкәйдән сәнгатькә гашыйк егет авылда иң оста гармунчыларның берсе. Дүртенче сыйныфта укыганда әнисенең энесеннән гармун телләрен санарга өйрәнгән Илдар абыйның бүгенге көндә нинди генә гармуны юк.
– Җиденче сыйныфта укыганда миңа әти-әнием тәүге гармунымны алып бирде. Авылларда гармунчылар юк. Бәйрәмнәрне, чараларны гармун моңы озатуында алып бара идем. Шуннан башлап авылда узган бәйрәмнәрдә, мәҗлесләрдә йөреп акча эшли башладым. Күп балалы гаиләдә үстем. Гаиләгә үземнең өлешемне кертә алуыма бик шатлана идем. Соңгы елларда ел саен бер гармун алган хәтта, электр гармуны да бар. Культура йортыннан соң “Кама” хуҗалыгында озак еллар терлекче тармагында хезмәтен салып, хаклы ялга чыга.
Зөһрә апа белән ике малай тәрбияләп үстереп, үзаллы тормыш юлына бастыралар. “Алма агачыннан ерак төшми” дигән халык мәкале аларның уллары Артур белән Артемга да кагыла. Алар икесе дә акыллы, булдыклы булып әти-әнисе сыман җыр-моңга гашыйк булып, үсәләр. Шәрәповлар йорты бигрәк тә җәйләрен балалары кайткач, шау-гөр килеп тора. Кичләрен җәйге өйләрендә әтиләре гармун сыздырса, Зөһрә апа уллары белән матур итеп җырлый. Ә ихатада үсеп утырган чәчәкләр дә сызылып аккан гармун моңына хисләнеп, таҗларын әле бер якка, әле икенче якка тибрәткән сыман тоела. Гадилеге, кунакчыл һәм ачык йөзле булулары белән Шәрәповлар үзенә тартып торалар. Җәй көне узган авыл юбилеена биш районнан җыелган кунаклар да Шәрәповларның көнкүреше, гореф-гадәтләре белән танышып, кунак булып чыктылар. Бу чараны үткәрергә уллары Артем матди ярдәм дә күрсәткән. Матур гаилә – ил күрке дип бердә юкка әйтмәгәннәр инде.