Җәмгыять
10 октябрь 2022, 07:26

Километрлар аша кайгырту

Борай районында мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итү гуманитар акциясе старт алды. Битараф булмаган халык, эшкуарлар хезмәт итүчеләргә көнкүрештә кирәк булган әйберләрне җыя.

Тулы булмаган ике атна эчендә җылы әйберләр, азык-төлек һәм медикаментлар белән күпсанлы тартмалар җыелган. Волонтерлар үзләре билгеләп үткәнчә, бу, беренче чиратта, мобилизацияләнгән егетләр үзләренең кече ватаннарында ярдәм итүләрен күрсен, аларны җиңүләр белән көткәннәрен белсеннәр өчен эшләнгән.

– Безнең районда яшәүчеләрнең күбесе акциядә катнаша: мәктәп укучылары-укытучылары, эшкуарлар, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, ветераннар оешмасы һәм сугышчан туганлык әгъзалары, хакимият вәкилләре, битараф булмаганнар, мобилизацияләнгәннәрнең туганнары, – ди Светлана Гыйлманова, Борай авылында урнашкан М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы начальнигы. – Күпләр җылы әйберләр, дарулар китерә.

Шушы штабтан тыш, район хакимияте мобилизациянең беренче көненнән үк яүгирләргә ярдәм итүне оештырды. Җыелган, алынган кирәкле әйберләр тупланмасының бер өлешен хакимият башлыгы Рушан Гәрәев шәхси үзе Казандагы әзерлек пунктына алып барды.

- Әлеге көннәрдә хәрби хезмәткә чакырылучыларны әзерләнү урынында булдык, районыбыз геройлары белән очраштык. Булган уңайсызлыкларга һәм көнкүрешкә карамастан, аларның йөзендә җиңү һәм тынычлык өмете. Афәрин, егетләр! Туганнарыннан посылкалар, шулай ук без, оешмалар һәм район халкы сатып алган һәм әзерләнгән бар нәрсәне тапшыра алдык. Барлык әйберләр дә кирәк булдылар, якташларына сәлам һәм рәхмәт белдерделәр мобилизацияләнүчеләребез, - диде Рушан Кадим улы.

– Тылда без сугышчыларыбыз турында кайгыртырга, ярдәм итәргә тиешбез. Мин үзем кайнар ноктада булдым һәм сугыш хәрәкәтләренең һәм Ватанны яклауның нәрсә икәнен беләм. Мобилизация белән китүчеләрнең гаиләләренә, туганнарына булышып, ярдәмләшеп торучылар булганда, безнең егетләребез тизрәк җиңәрләр, – ди ветераннарның “Сугышчан туганлык” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы Борай бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Айдар Ситдыйков. – Безнең яклаучыларга якташларыбызның ярдәмен тою бик мөһим, – дип өстәде.

Район хакимияте башлыгы урынбасары  Марат Ахунов сүзләренчә, гуманитар йөк җыю эше хәзер көчәйтелде — авыл биләмәләре башлыклары, социаль учреждениеләр, ветераннар оешмалары, эшкуарлык җәмәгатьчелеге Русия  армиясенә ярдәм итүгә кулдан килгәнчә өлеш кертә. Ул билгеләп үткәнчә, һәрбер хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре белән очрашулар үткәреләчәк, мохтаҗларга ярдәм күрсәтеләчәк.

Акциягә Таңатар авыл биләмәсе халкы да кушылды. Авыл китапханәсендә җылы әйберләр, гигиена чаралары, дару препаратлары, азык-төлек җыю оештырылган.

- Иң активлардан Флүрә Шакирова, Әнвәр Шәрәфиев, Әнүдә Мөнирова, Әлфир Мөхәмәтдинов, Фирүзә Хисамова, Мәрфүга һәм Фәнис Миндияровлар, Әнфисә һәм Айрат Вәлиевларны билгеләп үтәргә була.  Аерып шунсын әйтәсе килә, Мәнзүмә Яләеваның улы Марат беренче агымда мобилизацияләнә, ә ана беренчеләрдән булып гуманитар җыюда ярдәм күрсәтә, – ди Таңатар авылы биләмәсе башлыгы Алсу Төхбатуллина.

Районыбызда уңган әни-әбиләр дә җитәрлек. Алар төннәрен утырып оекбашлар, бияләйләр һәм башка җылы киемнәр бәйлиләр. Һәр парга үзләренең күңел җылысын салалар, намазлар укып,егетләрнең тиз арада әйләнеп кайтуларын телиләр. Шулай итеп авыл кешеләре үз илләрен якларга киткән солдатларга ярдәм итәләр.

Социаль челтәрләрдә дә геройларыбызга ярдәм итү, аларны рухландыру актив бара. Барысы да аларга җиңүләр һәм исән-сау кайтуларын телиләр.

Кышлар якыная. Мобилизацияләнүчеләребез әниләрнең һәм әбиләрнең җылысын, кайгыртуын тоеп,  Украинада махсус операциядә катнашучы райондаш егетләребез – бәйләнгән оекбашлар, бияләйләр, перчаткалар, свитерлар һәм башка җылы әйберләр җылытыр, җанны тынычландырыр дип ышанабыз. Ил каршындагы жаваплы хезмәтегезне Ходай ярдәме белән зур жиңүләр яулап, туган илебезгә, туган йортларыгызга исән-имин кайтырга насыйп булсын!

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен посылкаларны Яшьләр үзәгенә (Борай авылы, М.Гафури урамы, 41нче йорт, 2 кат, 15-16 кабинетлар) эш көннәрендә 9-17 сәгатьләрдә китерә ала. Шулай ук теләучеләр Сбербанк картасына 2202 2036 4230 1651 (карта +7 937 340 44 68 телефоны номерына беркетелгән, Лейсан Рауильевна И.) акча күчерә ала. Тулырак  мәгълүмәт өчен телефон:8(34756) 2-17-63

 

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас