

Шул ук мөрәҗәгатьтә ул өлешчә мобилизация максатларын билгеләде: Ватаныбызны, аның суверенитетын һәм территориаль бөтенлеген саклау, халкыбызның һәм азат ителгән территорияләрдәге кешеләрнең иминлеген тәэмин итү. Бу Русиянең суверенитетын, хәвефсезлеген һәм территориаль бөтенлеген саклау өчен кирәк.
25 сентябрь көнне, район мәдәният йорты алдында бертөркем ир-егет хәрби өйрәнүләргә озатылды.
Район хакимияте башлыгы урынбасары Гемир Нуртдинов беренче агымга җыелган ир-егетләрне исән-имин йөреп кайтуларын теләде. Район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев тә бирегә иң яхшы, районыбызның, республикабызның патриотлары озатылуына басым ясады.
– Кулларына повестка алган һәр ир-егет бүген шушы сафларда басып тора. Ил өчен, туган авылыгыз өчен, шундый җаваплы булганыгыз өчен горурланам һәм илебезгә тынычлык алып исән-имин кире кайтуыгызны телим,– диде ул үз чыгышында.
Артабан район Советы рәисе Алик Усаев та берничә сүз әйтеп китте.
–Сезнең арагызда минем укучыларым бар. Бу - минем өчен зур горурлык, димәк без яшь буынны патриотик рухта тәрбияли алганбыз. Сез - чын ир-егетләр. Минем дәү әтием дә Украинада сугышта булган. Сезнең дә шундый туганнарыгыз, дәү әтиләрегез бардыр. Бүген исә, аларның җаннары сезне күреп шатланып торадыр. Җиңү алып кайтыгыз егетләр! Хатыннарыгызга, әти-әниләрегезгә, балаларыгызга хат-хәбәр биреп торыгыз. Өегездә көтүчеләр булганда сез исән-сау әйләнеп кайтырсыз.
"Сугышчан кардәшлек" оешмасы әгъзасы Илгиз Вәлинуров та, район ветераннар советы рәисе Фирдус Садретдинов та районыбызда шундый патриотлар булуына горурлануларын әйтеп киттеләр.
-Мондый җаваплы, кыюлык, тәвәкәллек таләп иткән чорда хәрбиләр сафына басучылар алдында баш иябез, – диде алар.
Митингның ахырында Рифат хәзрәт Коръән сүрәсе укып, дога кылды, шушы фетнәне бетереп кайтуларын теләде. Нинди генә авырлыкларга дучар булсалар да, Аллаһны онытмауларын, шушы афәттә һәрчак Ходайдан җиңеллек сорап торырга кирәклеген белдерде. Ә район мөселманнары көн саен шушы ир-егетләрнең исән-имин кайтуларын теләп догалар кылып торачакларын белдерде.
Мобилизациягә эләккән ир-егетләр бирегә үз теләкләре, илебезне сакларга кирәклеген аңлап килгәннәр.
– Чын ир кеше бу хәлләрне дөрес аңлый. Без илгә кирәк. Зарланып, киреләнеп тору бу очракта урынсыз. Бүген без бармасак, иртәгә дошман безнең җиргә киләчәк. – ди Борайдан Азат Минһаҗев.
– Соңгы елларда Русияне тезләрендерергә тырышуларын күреп, аңлап тордык. Без берләшергә һәм Ватанны якларга тиеш,– дип җавап бирде Иске Тазлар авылы егете Ленар Бәдертдинов та.
–Гомер гомергә ир кеше ил чакырганны, ил кушканны үтәгән. Шулай булгач, без дә шушы хакыйкәтне кабул итәбез. Димәк илгә безнең ярдәм кирәк, – ди Бадрак авылы егете, узган ел ноябрьдә генә контарктын тутырып кайтан Денис Зайруллин.
- Бу хәлләрнне туктатырга кирәк, – ди озатырга килгән балаларын кочып Руслан Сафиуллин.
Район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев: "Донбасска китүче ир-егетләрнең гаиләләренә, туганнарына һәрвакыт ярдәм итәчәкбез, хакимияттә штаб оештырылды, нинди генә сорауларыгыз, үтенечләрегез булса, мөрәҗәгать итегез. Хәбри җыенга озаткан һәр кешене, һәр гаиләне, якыннарын без игътибар һәм кайгыртучанлык белән чолгап алачакбыз. Безнең кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез, без якын булырбыз, бергә булачакбыз", - дигән сүзләрен әйтеп ишеттерде.
– Без хезмәткә алынган егетләрне бөтен кирәкле әйберләр белән тәэмин итәбез. Аларның гаиләләрен дә ярдәмнән калдырмаячакбыз, – дигән иде республика Башлыгы Радий Хәбиров күптән түгел үз мөрәҗәгатендә. Егетләребез исән-сау һәм җиңү белән кайтсыннар.