Җәмгыять
5 сентябрь 2022, 07:40

Юлларда һәркем җаваплылык тойсын

Бер-бер артлы юл һәлакәтләре булып тора. Аларда кемдер баласын, кемдер әти-әнисен, я якын кешесен югалта. Шуңа да карамастан, кан белән язылган юл кагыйдәләрен саклау, бигрәк тә рульгә исерек килеш утырырга ярамауны бөтен водитель дә аңлап җиткерми.

Юлларда һәркем җаваплылык тойсынЮлларда һәркем җаваплылык тойсын
Юлларда һәркем җаваплылык тойсын

Нинди хәлдә булуларына карамастан, исерек килеш автомобильгә утырып чыгып, юл-транспорт фаҗигаләре эшләп торалар. Менә шундый бәхетсез очраклар, фаҗигаләр булмасын, кемдер аркасында гаепсез кеше гомерләре өзелмәсен өчен атна саен җомга көнне Борай районы территориясендә исерек хәлдә руль артына утырып чыккан машина йөртүчеләрне  һәм водитель таныклыгы булмыйча руль артында утыручыларны ачыклауга юнәлтелгән профилактик рейд оештырыла, ЮХХДИ хезмәткәрләре юлларда массакүләм тикшерүләр үткәрәләр. Инспекторлар өчен иң катлаулы эш якынча  кичке уннар тирәсендә башлана да инде – бу вакытта юлларда исерек килеш руль артына утыручылар күренә башлыйлар. Бу юлы без дә ЮХХДИ бүлеге начальнигы Марсель Хәсәнов җитәкчелегендә,  инспекторлар – Илнар Шәйдуллин, Марсель  Шәйдуллин, Илфир Закиров,  Илнур Миңнегулов  белән кичке якта рейдка чыктык.

– Исерек килеш машина белән идарә итү авыр җинаять булып санала. Алай гына да түгел, водитель таныклыгы булмаган яки машина йөртү хокукыннан мәхрүм  ителеп, руль артында йөрүчеләр дә закон бозучы дип санала. Шулай ук яше җитмичә транспорт белән идарә итүчеләр дә юк түгел. Мондый водительләр дә күп кенә очракта юл фаҗигасе сәбәпчесе булалар.  Спиртлы эчемлекләр  кулланып рульгә утырганчы уйлансыннар  иде, юлларында уйламаган җирдән фаҗига килеп чыгарга hәм анда кеше гомерләре өзелергә мөмкин бит. Шундый кешеләр бит үзләре  hәм пассажирлар өчен генә түгел, ә барлык юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен дә җаваплылык тоталар,– ди ЮХХДИ бүлеге начальнигы Марсель Хәсәнов.

Инспекторлары бер генә түгел, кабаттан исерек килеш руль артына утырып кагыйдә бозучылар барлыгын да белдерделәр. Мондый хәлләр бик кызганыч инде. Бер кат җаваплылыкка тартылгач та, акылга утырмаган машина йөртүчеләр очрап тора икән. Ә бит үз язмышың турында уйламасаң, башкаларның гомерен өзү куркынычы булырга тиештер бит.

Әлеге профилактик рейд барышында ЮХХДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 15тән артык очрагын ачыклады.

Рейд барышында исерек хәлдә руль артына утырып чыккан машина йөртүчеләрне ачыклаудан башка страховка полисының юклыгы, эләктерелмәгән хәвеф­сезлек каешы hәм транспорт чарасын тиешсез урынга туктату hәм куюлар да тикшерелде.

Практика күрсәтүенчә, мондый профилактик чараларны тормышка ашыру юл хәрәкәтенә уңай тәэсир итә hәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны юл агымыннан чыгара.

– Юлларда кагыйдә бозучылар белән тәүлек буена көрәшәбез. Монда без документ тикшерү белән генә чикләнмибез, водительләр  арасында аңлату эшләре дә алып барабыз. Юлларда иминлек булдыру өчен тырышуыбызны машина йөртүчеләр аңлыйлар дигән өметтә калабыз,– ди полиция капитаны  Илнур Миңнегулов. Рейд вакытында водительләрнең дә ЮХХДИ хезмәткәрләренә карата хөрмәт белән карауларын сорыйбыз. Алар да бит эш урынында үз вазыйфа бурычын үтиләр.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас