

“Бездә адай һәм джабе токымлы атлар таралган. Аларның беренчесе атланып чабарга, ярышлар өчен шәп. Джабелар исә ит һәм сөт-кымыз өчен тотыла. Алар ат чабышы ярышларына бармый. Аның каравы ашауга әрсез, барлык шартларга да яраклаша алалар.
Башкорт токымлы атларга бик тә сокланабыз. Чөнки алар бөтен шартларга да тиз яраклаша. Җитмәсә, бик җитезләр һәм шәпләр. Башкорт айгырлары турында безнең казах далаларында легендалар йөри. Сезнең республика Башлыгы Радий Хәбировның нәкъ башкорт атына багышланган чара үткәрүе зур дан һәм хуплауга лаек, чөнки һәр милләт коты һәм тарихы булган атларының токымын саклауга һәм үстерүгә көч салырга тиеш. Бу җәһәттән башкортлар мактауга лаек. Әгәр мондый фестивальләр Башкортстанда алда да үткәрелсә, яхшы булыр иде. Без мотлак тагын киләчәкбез",-ди Колганат.
“Шулай да кайсы атлар шәбрәк – башкорт токымлы әллә казахларныкы?"-дигән сорауга Колганат елмаеп: "Икесе дә яхшы. Әлбәттә, без үзебезнекеләргә өйрәнгәнбез. Шулай да башкорт һәм казах күптәннән бер-берсенә алыш-биреш итә. Борынгы заманнарда бер-берсенең өер-өер атларын да куып алып киткән, сылу кызларын да урлаган. Бу очраклы түгел бит",-диде.
Шулай, дуслар, ә сез безнең башкорт атлары турында ниләр әйтер идегез?
Фото: Гүзәл Салихова.
Чыганак: "Сакмар - Һаҡмар" гәзите