

Район мәдәният йорты алдына җыелган булачак солдатларга, аларның якыннарына җырчылар Илшат Әхмәтов белән Эрнест Арсланов хәрби теманы чагылдырган җыр-бүләк юлладылар. Аннары район хакимияте вәкиле Эдуард Мирошниченко егетләргә хәрби бурычларын намус белән үтеп кайтуларын теләде.
Борайдан Марсель Имамов, Радмир Хәерламанов, Яңа Кизгәннән Ришат Фәрхетдинов, Мамадыдан Руслан Исламов һәм Тугайдан Вадим Мөгаллимов бүгеннән солдат каешы тактылар. Исән-имин йөреп кайтыгыз, егетләр. Туган якта сезне көтәләр.