Җәмгыять
18 Июня 2022, 15:57

Борайда «Сабантуй-2022» милли бәйрәме узды. Беренче өлеш

Сабантуй халыкны бергә җыеп, мәдәни традицияләрне чагылдыручы, авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләүче, иң көчле спортчыларны ачыклаучы көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе.

Фото: Чулпан ГубаеваФото: Чулпан Губаева
Фото: Чулпан Губаева

Бу елны да Борай сабантуенда барысы да булды – дәртле җырлар, биюләр, ат тояклары дөпелдәве, көчле һәм җитезлектә ярышу, кунакчыллык һәм сөенечле тамаша. 
Барлык район халкын һәм кайткан кунакларны Сабантуй бәйрәме белән район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев котлады. Үз чыгышында ул авыл хуҗалыгы эшчеләренә намуслы һәм фидакарь хезмәтләре өчен зур рәхмәт белдерде. Шулай ук бәйрәмнең күркәм традициясе буенча мәйдан уртасына кыр батырлары, язгы кыр эшләренең алдынгылары, мәгариф вәкилләре һәм башка тармак уңганнары чакырылып хөрмәтләнде һәм бүләкләнде.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас