

27 май көнне район үзәк китапханәсендә традицион бөтенрусия акциясе - «Библиотөн» чарасы узды. Мәдәни чара кысаларында «Традицияләр турында» дип исемләнгән кичә үткәрелде.
Бәйрәм кунакларын Русия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган бай программа белән каршы алды. Яшь китап укучылар рус әкиятләре, мәкальләр һәм әйтемнәр буенча белемнәрен тикшерделәр.
Малайлар һәм кызлар үз куллары белән китаплар өчен закладка ясадылар, табышмакларга һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Һәм төрле кызыклы уеннар да уйнадылар.
"Библиотөн-2022" бик кызыклы, күңелле һәм мавыктыргыч үтте.