

–Мин 26 ел стажы булган башлангыч сыйныф укытучысы. Хезмәтем тынгысыз. Шулай да эшемне бик яратам. Балалар белән эшләү – үзе бер могҗизалы дөнья! Һәр көн эшкә килүгә нәни бала: «Исәнмесез», – дип каршы ала, кайтып киткәндә: «Сау булыгыз», – дип озатып кала. Алар белән очрашкач, күңелгә ниндидер рәхәтлек килә. Бүгенге заманда укучының күңелен яулап алу өчен, укытучының күңеле саф, шул ук вакытта бай һәм мавыктыргыч булырга тиеш. Бала күңеленә үтеп керү, аларны туры юлга бастыру нык җаваплылык сорый торган эш. Бала йөрәге синең һәрбер сулышыңны тоеп, эшеңә сокланып яши. Ә авыл укытучысы һәрвакыт игътибар үзәгендә. Аның һәр адымы гына түгел, күңелендә йөрткән хис-тойгылары да күз алдында. Авыл үсә, ныгый. Авыл мәктәпләрендә алган белем, шәһәрнекеннән бер генә дә ким димәс идем. Чөнки, авыл җирлекләрендә дә бөтен уңайлыклары булган мәктәпләр саны артканнан арта. Мәктәпләрнең һәрберсендә диярлек интерактив такталар, компьютер класслар, укытучыларның шәхси ноутбуклары бар,–ди ул.
–Зилә Гыйлемҗанова үз эшенең нәтиҗәсе яхшы булсын өчен, бөтен күңелен биреп эшли, балаларның язмышы өчен борчыла. Һәр баланың кечкенә генә булса да сәләтен күреп, аны үстереп, балада үз-үзенә карата ышаныч тудыра. Кирәк икән бәхәсләшеп, көтелгән нәтиҗәгә дусларча мөнәсәбәт аша ирешә. Һәр балага шәхес буларак формалашырга, тормышта авырлыклар алдында югалып калмаска, аны үзенең тотышына һәм эшенә дөрес бәя бирә алырдай итеп тәрбияли,–ди анын турында коллегалары.
Зилә Назыйф кызы заман белән бергә атлый, үз эшендә яңа алымнар, яңа технологияләр кулланып, укучыларга төпле белем бирә. Башлангыч сыйныф укытучысының катлаулы дәресләре дә мавыктыргыч уза. Ул һәрбер теманы сабыр гына җентекләп аңлата, авыр тоелганнарын, аңлашылганчы, мең тапкыр да аңлатырга риза. Укытучы дәресләрне, иҗади якын килеп, уеннар, күнегүләр, инновацион технология элементлары белән бергә алып бара. Шуңа да нәни укучылар, һәр дәрестә актив катнашып, уңай һәм төпле фикерләргә баеп чыгалар.
Кешелекнең киләчәге – укытучылар кулында. Бары тик иҗади эшләгән укытучының гына иҗади укучылары була. Зилә Назыйф кызы үзенең хезмәт стажында күпме иҗади укучылар әзерләгәнен бер Ходай гына белә.