Җәмгыять
24 февраль 2022, 10:35

Аетның бөркете ул

Солдат хатлары. Әле кайчан гына армия хезмәтендәге егетләр, шундый җылы сүзләр белән башлап, әти-әниләренә солдат хатлары яза иде. “Иде” дим, чөнки хәзер солдатлар хатны язсалар да бик сирәк язалар. Алар гаиләләре, сөйгән кызлары белән рәхәтләнеп кәрәзле телефон аша хәбәрләшәләр, хисләрен уртаклашалар. –Улыбыз Марсель Нуриәхмәтов хәрби ант кабул итте. Тантанага без дә бардык. Улыбызны солдат формасында күргәч, күңелдә горурлык хисе дә туды, әле озынаебрак тә киткән сыман тоелды, форма бик килешә үзенә. Хәрби хәзерлек узганнан соң, Хабаровскта хезмәт итә. Якташларыбыз да бар икән. Телефоннан көн саен диярлек аралашып торабыз, – дип уртаклашты әнисе Глүзә улының армиягә киткән көннәрен исенә алып.

Аетның бөркете улАетның бөркете ул
Аетның бөркете ул

Марсель армиягә киткәнче БДУның физика факультетында дүрт ел укып, бакалавр дәрәҗәсен кызыл дипломга яклый. Аннан соң ике ел магистратурада белем ала. Шул ук вакытта Урайда инженер-техник булып та эшли. Акыллы, эшсөючән егет армия сафына шушы этапларны үтеп, тормыш тәҗрибәсе туплап китә.
Ает авылында Глүсә белән Венарик Нуриәхмәтовлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга аваз салган малай туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлап, урта белемне Таңатар мәктәбендә ала. Балачагыннан ук әти-әнисенең кул арасына кереп, бөтен эшкә өйрәнеп үсә. Мәктәптә дә гел яхшы билгеләргә генә өлгәшә ул. Буш вакыталарын заяга уздырырга яратмый, китап укып, тәмле ризыклар пешерергә, салатлар әзерләргә яратып үсә. Апайларына да зур ярдәмче була. Туганнарына белем иленең серләрен ачучы да ул була.
– Армиядә хезмәт итү һәр егетнең бурычы. Ир-атлар авырлыклар алдында каушап калмаска, аларны җиңә белергә тиеш. Армия безнең өчен тормыш мәктәбе. Биредә ныгып кына калмыйсың, яңа дуслар да табасың, моңарчы ишетеп кенә белгән күп шәһәрләрне күрәсең. Әле хәрби хезмәткә алынырга өлгермәгән дус-ишләребезне дә кызыктыра алабыз. Җәйгә алар да армиягә барырга уйлый,–ди Марсель телефон аша сөйләшкәндә.
Хәрби бурычларын кайда гына үтәсәләр дә, моңарчы Борай егетләре районыбызның, республикабызның йөзенә кызыллык китермәде, моннан соң да шулай булса иде.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас