Җәмгыять
9 Февраля 2022, 12:35

Хат ташучы Александр

Элек-электән почтальонны өйгә шатлык-куаныч алып килүче дигәннәр. Бу сүзләр хат ташучы Александр Киселевка бик туры килә. Аны һәр йортта  көтеп алалар. Ул Борай авылында гәзит-журналлар тарата, хатны кешеләрнең өенә  үк кертеп бирә. Кергәч, әби-бабайларның хәлен дә белешә, авырсалар, табиб чакыра, дару кирәк булса, алып кайтырга ярдәм итә – бик кешелекле, игътибарлы егет.

Хат ташучы АлександрХат ташучы Александр
Хат ташучы Александр

Борай гимназиясендә укыганда олимпиадаларда актив катнаша, спорт ярышларында да җиңүләр яулый Александр. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Бөре кооператив техникумында укуын дәвам итә. Аны тәмамлап, Борай почтамтында хезмәт юлын башлый. Александрга район үзәгенең яңа микрорайонында яшәүчеләрне рухи азык белән хезмәтләндерү йөкләтелгән.

–Хат ташучы эше җиңелләрдән булмаса да, ул эшен яратып, җиренә җиткереп башкара. Үзе сабыр, йөзендә һәрвакыт елмаю булыр аның. Александар җиңел аралашучан егет, аның белән эшләве үзе бер рәхәт, – ди хезмәттәшләре аның турында.

Авыр йөк асып, көн дәвамында күпме юллар үтә хат ташучы. Авыр хезмәт үзен бу эшкә багышлаган кешеләрдән җитдилек, төгәллек таләп итә. Бу сыйфатларның һәммәсе дә Александр Киселевта тупланган.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас