Җәмгыять
28 гыйнвар 2022, 10:45

Хат ташучыларның хезмәте бәһаланды

Бүген, 28 гыйнвар көнне, күркәм традиция буенча, Борай почтамтында "Алга" һәм "Өмет" гәзитләренә иң күп яздыручы уңган хат ташучылар бүләкләнде. Почтамт начальнигы Данис Гыйльфанов килгән кунакларны үз эшләре белән таныштырып китте.

Хат ташучыларның хезмәте бәһаландыХат ташучыларның хезмәте бәһаланды
Хат ташучыларның хезмәте бәһаланды

"Өмет" гәзите редакторы Радис Ногманов та хат ташучыларга авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, киләчәктә дә бергә эшләргә насыйп булсын дигән теләген белдерде. Район үзәгендә рухи азыкны вакытында һәр йортка җиткерүче Лариса Сәлихова, Рәмзилә Әхмәтҗанова, Лира Мөхтәрова, Александр Киселев һәм Кушманактан Рәмил Суфияров, Зур Бадрактан Рида Галләмова, Таңатардан Зөбәйдә  Шәйнурова  һәм Вострецоводан Светлана Нурлыеваларның эш  нәтиҗәсе буенча  бүләкләр, Дипломнар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Почта хезмәткәрләренә эшне зур җаваплылык тоеп башкарганнары өчен рәхмәт белдерәбез, сәламәтлек, иминлек телибез.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас