

–Түбәдән кар төшүнең корбаны булмас өчен биналар һәм корылмалар яныннан үтеп барганда сак булыгыз, бигрәк тә кар явып үткәннән соң! Мондый участокларны, корылмалар стеналарына якын килмичә, мөмкин кадәр тизрәк үтәргә тырышыгыз. Кар һәм боз төшү яки түбәне чистарту буенча эшләр башкару турында кисәтүче сигнал тасмаларына, коймаларга игътибарсыз калмагыз. Куркыныч зона эченә узарга омтылмагыз. Балаларга йорт диварлары, сәүдә объектлары янында йөрү күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын аңлатыгыз. Әгәр сез куркыныч зонада балалар уйнавын күрәсез икән, аларны потенциаль куркыныч турында кисәтегез һәм күңел ачу өчен башка мәйданчык табарга кирәклеген әйтегез,–дигән киңәшләрен җиткерә рейд әгъзалары.