Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 гыйнвар 2022, 16:40

Куллары матурлык тудыра

Кышкы озын кичләрдә татар хатын-кызлары, кул эшләрен кыстырып, бер-берсенә кич утырырга йөргәннәр.Өйдә берүзең генә кул эше эшләп утыру күңелсез. Ә болай эшең дә үрчемле була, дөнья яңалыклары белән дә танышасың, төрле бәйләү үрнәкләре өйрәнәсең.

Куллары матурлык тудыра
Куллары матурлык тудыра

Һәр кеше үзенчә сәләтле – берәүләр җыр-биюгә һәвәс, икенчеләр рәсем төшерергә маһир, ә Рәмзия апа Касыймова кул эшләренә оста.
Өйләренең кайсы почмагына карасаң да, хуҗабикәнең хезмәт җимешләре чагыла. Чиккән мендәр тышлары, тастымаллар, алъяпкычлар, ашъяулыклар, бәйләнгән урындык япмалары, свитер, кофталарны да аның оста куллары бәйләгән. “Кышкы озын кичләрдә нишләп тик утырмак кирәк, гел-гел телевизор карау да туйдыра, ә кул эше җанга рәхәтлек бирә, тынычландыра”, – ди ул.
Рәмзия апа Иске Тукран авылында күпбалалы гаиләдә туып-үскән. Иске Бикмәттә урта белем алгач, 154 санлы һөнәрчелек училищесында укый. Хезмәт юлын Борай май-сыр заводында сыр пешерүче булып башлый.
Бер елдан соң төскә-башка чибәр кызга Иске Бикмәт авылыннан Радик исемле егетнең күзе төшә. Яшьләр танышып китәләр, өйләнешәләр. Дүрт балага – бер ул һәм өч кызларына гомер бирәләр. Кул эшләре серләренә Рәмзия апа әтисе Рәиснең апасыннан төшенә. “Ул тирә-якта абруй казанган тегүче иде. Аның тегү машинасы бар иде. Без сеңлем белән гел аның янына барырга тырыша идек. Аз гына буш вакыт булды исә, тизрәк түтәбез янына барып, бәйләм бәйләргә, тегәргә өйрәнә идек, – ди Рәмзия апа. – Кул эшләре белән утырганда күңел тынычлана, эшеңнең нәтиҗәсен күреп шатланасың. Шуңа да, кирәк булса-булмаса да, буш вакыт чыгу белән кул эшенә тотынам. Бакчамда бәрәңге, кишер, суган кебек яшелчәләр үстерәм, чәчкәләрем дә байтак кына. Әледән-әле бәйләгән һәм чиккән әйберләрем белән төрле күргәзмәләрдә катнашам. Элек заказ буенча да бәйли идем, ә хәзер кибетләрдә дә әйбер җитәрлек бит. Төрле журналлар сатып алып, бәйләмнәрнең өлгеләрен шуннан карыйм”.
Алай гына да түгел Рәмзия апа авыл имамының тормыш иптәше. Аларның өендә һәрвакыт тынычлык, якты йөз, тәмле аш исе бөркелеп тора. Өйләренә ямь биреп торган чагу җепләр кулланылып, гади куллар тудырган кул эшләренә сокланмый карау мөмкин түгел. Әйе, безнең хатын-кызлар, кунакчыл, тырыш һәм булдыклы да шул.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: