Җәмгыять
26 Ноября 2021, 05:10

Ана булу – бәхет кенә түгел, олы җаваплылык та

Җиргә килгән һәр адәм баласы үзенең яшәеше белән, иң беренче чиратта, әнисенә бурычлы. Ничә яшьтә булсак та, үзаллы тормыш белән яшәсәк тә, анага барып сыенабыз, аның янына барып киңәш сорыйбыз. Балаларына һәрвакыт таяныч, киңәшче, ышанычлы терәк була белгән әниләрнең берсе Яңа Тазлар авылында яши. Ул – Ирина Нурисламова.

Ана булу – бәхет кенә түгел, олы җаваплылык таАна булу – бәхет кенә түгел, олы җаваплылык та
Ана булу – бәхет кенә түгел, олы җаваплылык та

Ирина ханым 1982 елда Яңа Тазлар авылында Рәйсә һәм Фәнәзифләрнең күп балалы гаиләсендә тәүге кызлары булып дөньяга килә. Шуңа да ул кечкенәдән үк хезмәтнең ни икәнен, үзең эшләп тапканның кадерен белеп үсә.
Туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Балтач һөнәрчелек училищесына юнәлә. Биредә пешекче һөнәрен үзләштереп, хезмәт юлын райпо системасында башлап җибәрә, аннары хат ташучы булып эшли.
Моннан уналты ел элек, Ирина биш бала анасы булырмын, дип уена да китермәгәндер әле.
– Дөресен әйткәндә, моның кадәр бала үстерү турында уйлап та карамадым, – дип елмая ул. – Әмма бер сабый янына икенчесен алып кайтачагымны белеп тордым. Балалар эшкә өйрәнеп үссен, дип туган авылымда өй сатып алып, шунда төпләндем.
Балалар хезмәтнең кадерен белергә тиеш. Авыл тормышы күп нәрсәләргә өйрәтә. Биредә туйганчы уйнарга, йөгерергә мөмкинлекләр җитәрлек. Мал-туар арасында кайнашуның да файдасы зур. Гомумән, бала кечкенәдән авыл хезмәтенә өйрәнеп үсәргә тиеш.
Һәр бала – шәхес, һәр бала аерым игътибар таләп итә. Иринаның сүзләренә караганда, олы уллары Илназ тыныч һәм сабыр булуы белән аерылып торган. Ә менә Ильяс – тере һәм чая, гел хәрәкәттә, бер дә тик торганы юк. Ильдан мәктәптә тырышып укыган, төрле дәрәҗәдәге конкурс, олимпиадаларда бик теләп катнашкан. Өченче класстагы Лиана да уку алдынгысы, бик тырыш кыз. Ә төпчекләре Элинага өч яшь тула тиздән ул балалар бакчасына барачак.
Сүз дә юк, шул кадәр баланы үстерү һәм аякка бастыру өчен күпме көч һәм сабырлык кирәк. Барысы да акчага кайтып калган заманда аеруча да авыр. Әмма Ирина төшенкелеккә бирелә торган кешеләр түгел. Өйдә дә, төп эшендә дә барысына өлгерә. Бакчада күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, кош-корт асрыйлар. Уңган хуҗабикә берсеннән-берсе матуррак чәчәкләр үстерергә, бәйләргә һәм тегәргә ярата. Бар күңел җылысын биреп тәрбияли ул балаларын.
– Сабыеңны кочагыңа алып, аның сулышын, җылысын тоеп, изрәп йоклап китүдән дә олырак бәхет бармы икән! Улларым килеп кочакласалар, эреп китәм. Бу мизгел назлылыгы, шәфкатьлелеге, балаларның керсез күңеленнән чыккан хисләре белән күзләрне яшьләндерә,–ди бәхетле ана балаларына сокланып. Балаларына һәрвакыт таяныч, киңәшче, ышанычлы терәк була белгән әниләрнең берсе ул. Агымдагы елда Ирина Нурисламова “Ана даны” медаленә лаек булды.

 

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас