

- Коронавирус инфекциясе турында сөйлəгəндə шуны əйтергə кирəк: бу бик мəкерле чир, вакытны сузып, табибка мөрəҗəгать итми йөрү бик ая-ныч нəтиҗəлəргə китерə. Хроник авырулардан җəфаланучылар, өлкəн яшьтəгелəр үз сəламəтлегенə аеруча игътибарлы булсын иде. Шул ук вакытта коронавирус хəзер “яшəрде”, аның төрле мутациялəре барлыкка килде: ул хроник авырулары күп булган өлкəн яшьтəгелəрне генə түгел, яшьлəрне дə аяктан ега. Инфекциянең инкубацион вакыты да кыскарды. Элегрəк авыру, йокканнан соң, үзен 10-14 көннəн соң гына сиздерсə, хəзер 5-6 көн эчендə билгелəр күзəтелə башлый.
Районда коронавирус инфекциясенə каршы вакцина эшлəтү дəвам итə. Вакциналаштыру – əлеге хəвефле авыруны кисəтүнең иң ышанычлы юлы. Кадатыйммы икəн прививканы, юкмы дип икелəнеп йөрү дөрес түгел. Кадатырга кирəк. Вакцина ясатучылар ковид элəктерсə дə, аны җиңелрəк үткəрүе күптəн билгеле. Алар чирне җиңелчə үткəрə, авыр өзлегүлəр дə булмый. Тик, мин вакцина ясаттым дип, саклык чараларын онытырга ярамый. Халык күплəп җыела торган урыннарда булмаска, битлек киеп йөрергə, кискен респиратор йогышлы авыру, грипп билгелəре булган кешелəр белəн аралашмаска киңəш ителə.
Шəхси гигиена кагыйдəлəрен дə истəн чыгарырга ярамый. Иң төп талəп – кулларны сабын белəн еш юу. Сумкагызда спиртлы яки вируслардан зарарсызландыра торган салфеткалар булсын. Кулны юу мөмкинлеге булмаганда шуларны кулланы-гыз. Шулай ук эш урынында, өйдə өстəл өслəрен, ишек тоткаларын, телефоннарны сөртеп, чистартып торырга кирəк. Икенче талəп. Ютəллəгəндə, төчкергəн кешедəн ераграк торуың хəерле. Ара кимендə 1 метр булырга тиеш. Авыру кешедəн сəламəт кешегə вирус һаватамчы юлы белəн күчə.
Пандемия шартларында яман чирдəн иң нəтиҗəле саклану чарасы прививка ясату, катлаулы инфекциялəрне электəн үк вакциналау юлы белəн генə җиңə алганнар. Мəсəлəн, оспа, полиомиелит. Бу мəкерле авыруны да вакцина ярдəмендə генə тыя алачакбыз. Дəваханəдə прививка ясатырга телəүчелəр өчен бөтен уңайлыклар тудырылган. Табибларның изге ниятлəрен санга сукмыйча, төрле имеш-мимешлəргə ышанып, при-вивкадан читлəшүчелəрне аңламыйм мин. Андыйларга, ялган сүзне тыңламагыз, табибларга ышаныгыз, дип əйтер идем.