Җәмгыять
5 Ноября 2021, 04:05

Əни буласы хатын-кызларга вакцинаның зыяны юкмы?

Район үзəк дəваханəсенең акушер-гинекологы Заһидə МИФТАХОВА коронавирустан вакцинация хатын-кызның бала таба алу сəлəтенə тискəре йогынты ясамый дип раслады.

Əни буласы хатын-кызларга вакцинаның зыяны юкмы?Əни буласы хатын-кызларга вакцинаның зыяны юкмы?
Əни буласы хатын-кызларга вакцинаның зыяны юкмы?

- Күп хатын-кыз коронавирустан вакцина ясатканнан соң бала табып булмавына ышана. Вакцинаның хатын-кызның репродуктив функциясенə тискəре йогынтысы турында фəнни раслаулар юк. “Спутник V” вакцинасының репродуктив агулылыгын хайваннарда өйрəнү барышында йөклелеккə тискəре йогынты ясавы ачыкланмаган.

Əмма йөклелек вакытында препаратны клиник куллану тəҗрибəсе җитəрлек түгел. Шуңа бəйле рəвештə йөклелек вакытында булачак əнилəр өчен көтелгəн файда бала өчен куркынычтан артыграк булса гына “ГамКовид Вак” вакцинасын ясатырга киңəш ителə, – диде ул.

Соңгы вакытта йөкле хатын-кызлар арасында да авыру очраклары арту күзəтелə.

- Якын арада əни булырга телəгəн хатын-кызлар сəламəтлеген ныгытырга тиеш. Анда дəвалану комплекслары һəм чирне кисəтү, шулай ук коронавируска каршы вакцинация дə кергəн. Бу прививканы балага узарга 3-6 ай алдан ясатыгыз. Чирдəн саклану өчен туганнарыгыз, гаилə əгъзалары да вакцинация үтəргə тиеш. Авырган очракта, савыккач, ярты елдан прививка ясатырга, шуннан соң гына балага узарга кирəк, – диде Заһидə Заһит кызы.

Табиб сүзлəренчə, бала көтүче хатыннарга вирус тиз йога һəм ул бик куркыныч.

 

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас