Җәмгыять
1 Ноября 2021, 04:25

Гаилә – бәхет ачкычы

Тату гаилә – бәхетле гаилә, ди өлкәннәр. Хак сүзләр. Бары бер-береңне хөрмәтләү, бер-береңнең кадерен белү генә гаиләне тату һәм бөтен итә. Ә татулык, әлбәттә, бәхеткә юл яра. Яңа Бикмәт авылында шушы гади генә кагыйдәләрне тормыш девизы итеп бергә матур гомер кичерә Айсылу белән Рәмил Нурмөхәмәтовлар. Алар яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып яши. Бар нәрсәләре дә җитеш, тормышлары түгәрәк аларның. Гомумән, тормышта куелган максатларга ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек кирәк. Ә Рәмил белән Айсылуның икесенә дә хас бу сыйфатлар.

Гаилә – бәхет ачкычыГаилә – бәхет ачкычы
Гаилә – бәхет ачкычы

Алар бер авылда, бер мәктәптә укып, бер үк чишмә суын эчеп үсәләр. Шуңа күрә тормышка карашлары да бер үк. Кечкенәдән эшләп үскән, уйлап эш итүчән, үз дигәненә ирешү өчен барлык кыенлыкларны җиңәргә омтылган Рәмил югары очта яшәүче Айсылуны 2000 елда тормыш иптәше итеп сайлап, чәчләрен-чәчкә бәйли.
– Без бүгенге көндә бик бәхетле. Янәшәмдә сүзендә тора белгән, башлаган эшен җиренә җиткереп эшли белә торган «алтын куллы» тормыш иптәшем. Аллага шөкер, hәр иртәдә шатланып чыгып китә торган яраткан эшем бар, –ди Айсылу ханым. – Балаларыбыз да итагатьле, кешелекле булып үстеләр, киләчәктә дә шундый сыйфатларын югалтмыйча яшәрләр. Кызыбыз Миләүшә Нефтекама шәһәрендә үзаллы тормышта, Илмирыбыз хәрби бурычын үти. Төпчек улыбыз Азат 11 сыйныфны тәмамлап, Башкорт дәүләт медицина университетына укырга керде. Дөресен әйтергә кирәк, озак еллар китапханәче булып эшләсәм дә, нәрсә ул тәрбия дигән сорауга җавап бирә алмас идем. Җир йөзендәге барлык кешегә дә туры килә торган тәрбия чарасы уйлап табылмаган әле. Бары тик матур итеп яшәргә генә кирәк. Бала кечкенәдән әнисенең аш бүлмәсендә кайнаганын, гөлләр, чәчәкләр үстерүен, әтисенең нәрсә дә булса төзәтүен, бергәләп кич утырып телевизор карауларын, бер-берсенә җылы карашларын күреп үсәргә тиеш. Йорт эшләрендә булышып, әби-бабасына ярдәм итеп үскән бала гамьсез, ваемсыз булмый. Ул җаваплылык хисен тоярга өйрәнә, юкны бушка аударып йөрергә вакыты калмый.
Барлык туганнарны берләштерүче йортта абзар тутырып мал асраучы, тырыш, булдыклы балалар үстергән, аларга ныклы белем биргән бу гаиләне күптән белсәм дә, ачуланышканда, бер-берегезгә үпкәләшкән вакытны ничек уздырып җибәрәсез, дип тә кызыксынам. “Зурдан кубып ачуланышкан юк безнең”,– ди Айсылу ханым, “Аллам сакласын”, дип тә өстәде. Шундый сорау биргәнемә читенсенеп тә куйдым. “Вак-төяк үпкәләшкән вакытларда Рәмил беренче сүз ката, ул бит орыша да белми”,– ди аннары көлеп. Гомергә шулай була күрсен.
Гаилә башлыгы Рәмил Әхнәф улы Яңа Бикмәт урта мәктәбен тәмамлагач, Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында һөнәри белем алып, элеккеге Вострецов исемендәге колхозда төзелеш бригадиры булып хезмәт юлын башлап җибәрә. Әлеге вакытта гаилә башлыгы мәктәп котельнясында газ операторы булып эшли.
Гаиләнең ни дәрәҗәдә тырыш булып, тату яшәвен билгеләү өчен аның йорт-җире, каралты-курасына күз салу да җитә. Йорт җирләренең төзеклеге, тормышларының муллыгы да тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсе. Бакчаларындагы җиләк-җимеш агачлары мул уңыш белән сөендерә. Ике баш савым сыеры, дүртәр-бишәр баш үгез, кош-корт асрыйлар. Сөтен, каймагын, эремчеген, итен сатып, менә дигән дөнья көтәләр. Ә авыл җирендә төп таяныч үз көчеңә генә... Тырышкан кеше барын да булдыра. Ә бу гаилә бар яктан да уңган.
Тылың ныклы, “ярты ягың” акыллы, сабыр, тырыш булмаса, зур уңышларга ирешеп тә булмыйдыр ул.
Ялгышмаганнар алар бер-берсен сайлап, кыскасы, чиләгенә күрә капкачы. Гаиләдә алар бер-берсенә терәк, сөекле ир белән хатын, өч балалары һәм аларның гаиләләренә кайгыртучан әти белән әни, күрше-күлән, туган-тумача, дус-ишләр, авылдашларына аларның ышанычын, хөрмәтен казанган киң күңелле чын кешеләр.

 

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас