Җәмгыять
28 октябрь 2021, 10:46

Халык исəбен алу – җитди чара

Русия күлəмендə халык санын алу 15 октябрьдəн башланды һəм бүгенге көндə дəвам итə. Быелгы җанисəп яңалыкларга шактый бай булуы белəн тарихта калачак. Коронавируслы катлаулы шартларда узуы белəн генə түгел, беренче тапкыранда электрон рəвештə катнашу мөмкинлеге бирелү белəн дə башка ул.

Халык исəбен алу – җитди чараХалык исəбен алу – җитди чара
Халык исəбен алу – җитди чара

Ун елга бер тапкыр уздырылучы халык санын алуның быелгысын озаграк көтəргə туры килде. Билгеле булганча, җанисəп былтыр ук узарга тиеш иде. Əмма пандемия аркасында ул башта быелның апреленə, аннан соң сентябрьгə, соңрак октябрьгə кадəр кичектерелде.

Башка еллардан аермалы буларак, быел бу эшкə волонтерларны да җəлеп иткəннəр.

Яшерен-батырын түгел, арабызда ун елга бер үткəрелүче халык санын алуның асылын əле дə булса аңлап бетермəүчелəр шактый. Бу уңайдан төрле имеш-мимешлəр дə ишетергə туры килə. Шуңа күрə тагын бер кат искəртеп китү артык булмас. Җанисəп бернинди сораштыру да, тикшеренү дə түгел. Ул илдə яшəгəн халыкның исəбен алудан гыйбарəт.

Шушы җəһəттəн район үзəгендə стационар участок эшли. Шулай ук исəпкə алучылар йортлар буенча йөри, исəпкə алу кəгазьлəрен электрон рəвештə дəүлəт хезмəтлəре порталында да тутыручылар бар.
Борайда стационар участок Энергетик урамында 4нче санлы бинада урнашкан. Телəгəн һəр кешегə халык санын алуда шунда килеп катнашу мөмкинлеге бар. Сорауларга җавап телдəн бирелə. Документларны раслау талəп ителми. Халык
санын алуда катнашучыларга утыздан артык сорау бирелə. Сораулар кешенең яше, җенесе, гражданлыгы, туган урыны, миллəте, белеме, балалары саныннан тыш, яшəү шартларына да кагыла. Халык санын алуда катнашучыларның төгəл
исəбен көн ахырында санап чыгаралар.

Участокка көн саен дистəлəрчə кеше килə. Өстə телгə алынган участокта контролер Резеда Кəримова килгəн халыкны кабул итə. Резеда апа мондый кампаниядə җиденче тапкыр эшли. Элек кəгазь бланклар ярдəмендə бу эш башкарылса, хəзер
заман технологиялəре ярдəмендə эшлилəр. Кулдан тутырып утырасы юк, һəрбер исəпкə алучы махсус
программалар кертелгəн планшет белəн эш итə.

– Район буенча 7 контролер эшли. Һəр контролерда 5-6 исəпкə алучы бар. Минем участокка Борай, Дүсмəт, Шүнəк, Шабай авыллары һəм Кузбай авыл билəмəсендə яшəүчелəрне теркəү каралган, – ди Резеда Кəримова. Ковидтан саклану чаралары үтəлə. Исəпкə алучылар прививка ясаткан, битлек режимын саклыйлар, антисептик препаратлар куелган. Дистанция саклана.


Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас