

Шөкер, һәр җирлек саен алып карасак та, үрнәк әтиләребез бар. Борай авылыннан Булат Гафифовны гына алыйк. Яңа Каргалы авылында ике балалы гаиләдә дөньяга килеп, буй җиткерә. Хәрби хезмәткә алынып, Волгоградта хезмәт итеп кайта. Кайтуга Борайдагы һөнәрчелек училищесына укырга китә. Аннары Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында зоотехник һөнәрен үзләштерә. Хезмәт юлын да туган ягында элеккеге “Мәгъдән” колхозында башлап җибәрә. Әлеге вакытта цифрлы телевидение челтәрендә водитель булып эшли. Тормыш иптәше Илия Әнәс кызы белән матур йорт салып, намазга басып, биш балага гомер биреп, тату гомер итәләр. Балалары да үзләре сыман итагатьле, иманлылар.
–Яхшы әти булу – ир-ат тормышында иң җаваплы һәм кирәкле эш. Улларыбыз өчен үрнәк һәм кызларыбыз өчен изге тылсымчы була белү. Аларны эшкә өйрәтергә, сөйләргә, якларга, аңлатырга һәм барысын да мәхәббәт һәм сабырлык белән эшләргә кирәклеген аңлату безнең гаиләдә әти вазыйфасына төшә, – ди хәләл җефете Булат турында.
–Балаларны күпчелек әниләре тәрбияли. Аллаһыга шөкер, балаларым бик тәртипле, куанып туялмыйм, әниләре-әбиләре бик яхшы тәрбияләде үзләрен, рәхмәтлемен аларга, – дисә дә, әти кеше нинди булырга тиеш соң дигән сорауга аның җавабы әзер:
– Әти булу зур җаваплылык ул, – диде Булат. – Әти кешегә гаиләдәгеләрне ачуланырга, үпкәләтергә ярамый. Тату яшәргә, үз-үзен тәртипле тотарга, үрнәк булырга кирәк. Хәзерге әтиләргә әйтәсе килгән сүзем шул, үз-үзегезне әдәпле тотыгыз, акча эшләү генә дәрәҗә бирми ул, эшләгән акчаны тота белергә дә кирәк, узынып йөрмәгез, гаиләләрегезне, үзегезнең дәвамчыларыгызны кадерләп, якыннарыгыз белән тату яшәгез. Әти кешегә сабырлык та бик кирәк.
Әнә шундый үгет-нәсыйхәтләр бирде бүгенге көненә куанып яшәүче Булат Сәлих улы.
Бәйрәм белән, уңган-булган, тырыш әтиләребез! Балалар тәрбияләүдә аеруча зур өлеш керткән әтиләребезгә икеләтә Дан! Авырмагыз, гаиләлә-регезне бәхет чаткыларына күмеп мәңге яшәгез!