Җәмгыять
17 октябрь 2021, 05:45

Рейдлар дәвам итә

Башкортстан башкаласының барлык районнарында, Башкортстан Башлыгының югары әзерлек режимы турындагы указындагы үзгәрешләренә ярашлы ревештә, антиковид чикләүләрне үтәү буенча  районда контроль рейдлар дәвам итә.  

Рейдлар дәвам итәРейдлар дәвам итә
Рейдлар дәвам итә

Беренче чиратта, керү урыннарында контроль постларының эше бәяләнә: һәр килүченең сертификат яки белешмә булу-булмавын тикшерәләр, температураны үлчиләр. Шулай ук объектларда битлек режимының үтәлешен, кулларны антисептиклар белән эшкәртүне һәм дезинфекция чараларын исәпкә алу журналларын алып баруны күзәтәләр. Рейдлар барышында оешмаларның җаваплы хезмәткәрләренә белешмәлекләр тапшырыла, аларда барлык чикләү чаралары һәм аларны кертү сроклары күрсәтелгән. Гражданнар белән эпидемиологик таләпләрне үтәү турында профилактик әңгәмәләр үткәрелә.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча аерым оешмаларда битлек режимын бозу, социаль дистанция тамгалары, дезинфекция чараларын исәпкә алу журналлары булмау яки аларны формаль рәвештә тутыру очраклары ачыкланды. Барлык кисәтүләрне дә тиз арада бетерергә кушылды.
Рейдлар һәм контроль чаралар даими рәвештә дәвам итә.

 

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас