Җәмгыять
8 октябрь 2021, 06:50

Эпидемиологик хәлне тотрыкландыру өчен

Район үзәгендәге “Универмаг” сәүдә рәтләре вәкилләре бирегә килүчеләргә коронавирус йоктыру куркынычыннан саклау өчен барлык кертелгән кагыйдәләрне үтәү үтенече белән мөрәҗәгать итеп торалар.

Эпидемиологик хәлне тотрыкландыру өченЭпидемиологик хәлне тотрыкландыру өчен
Эпидемиологик хәлне тотрыкландыру өчен

Исегезгә төшерәбез, 12 октябрьдән Башкортстанда шәхси милектә булган сәүдә үзәкләренә музейлар, күргәзмә заллары, китапханәләр, театрлар, кинотеатрлар, концерт заллары, мәдәният йортларына керү өчен яңа кагыйдәләр үз көченә керәчәк, алар нигезендә COVID-19га каршы вакцинация узу турында сертификат, алты ай дәвамында коронавирус яки ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсе турында белешмә булганда гына мөмкин булачак. Яңа чикләүләр эпидемиологик хәлне тотрыклыландыруга юнәлдерелгән. “Смак” кулланучылар җәмгыяте рәисе Ирина Баһманова хәбәр иткәнчә, сәүдә рәтләре территориясендә керү урыннарында кунаклар өчен кирәкле чараларны үтәү турында өстәмә мәгълүмат урнаштырылган. 12 октябрьдән керү урыннарында контрольлек итүче хезмәткәрләр сәүдә үзәкләренә керүчеләрдән COVID-19га каршы вакцинация узу турында сертификат, алты ай дәвамында коронавирус кичерелгән яки ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсе турында белешмә соратып алачак.

–Без сәүдә үзәгенең барлык кунакларын үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга, битлек режимын һәм социаль дистанцияне үтәргә чакырабыз. Үз ягыбыздан, без санитар куркынычсызлык чараларын көчәйттек: көн дәвамында җәмәгать зоналарын өстәмә дезинфекциялибез, керү юлында һәр кешенең температурасын үлчибез. Сәүдә үзәк вәкилләре барлык объектларда БР Башлыгы Указы таләпләрен артабан да тиешле рәвештә үтәячәк, дип ышандырды,–Ирина Баһманова.

Сак хезмәткәрләренең смартфоннары булачак, алар QR-кодны исәпләргә һәм, димәк, мәгълүмат алырга тиеш. Гражданинның шәхесен раслаучы документ булуы соратып алыначак. QR-код юк икән, COVID-19га каршы вакцинация узу турында сертификат, алты ай дәвамында коронавирус кичерелгән яки ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсе турында белешмә (72 сәгать) гамәлдә. 27 октябрьдән ПЦР-тест, башлык Указы нигезендә, гамәлдә булмаячак.

“Фикс прайс” сәүдә ноктасына кергәндә үк дезинфикция чаралары оештырылган, сатучылар һәрбер сатып алучыны битлек киюләре һәм социаль дистанция тотулары турында хәбәрдар итеп торалар.  Шулай ук кибет эчендә аудиозапись ярдәмендә антисанитария таләпләрен үтәү турында мәгълүмати реклама эшли.

– Әлеге вакытны үзебезнең һәрбер сатып алучыбызны 12 октябрьдән көченә керәчәк Указ турында хәбәрдар итеп торабыз,–ди кибет мөдире Лариса Зарипова.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас