

Гаилә башлыгы Илшат берничә ел авыл советы депутаты итеп сайланылган, авылны саклап калу, аның элеккеге данын югалтмау өчен җан атып йөрүче дисәң, һич кенә дә ялгышмассың. Замана җилләренә бирешеп, бүгенге көндә байтак буш өйләре булса да, авыл яшәсен иде дип аның киләчәге өчен борчылып, җитешсезлекләренә көенеп, аларын киметергә тырышып яшәүчеләрнең берсе ул. Шушы авылда туып, аның чишмә суларын эчеп үскән Илшатны язмыш туган авылы өчен яраткан, күрәсең. Күпбалалы гаиләдә бәләкәйдән үк эшкә өйрәнеп үскән егет, ил алдындагы хәрби бурычын үтәп кайтканнан бирле авылда яши. Колхоз бар чагында тракторчы булып эшли. Әлеге вакытта исә төрле программаларга кушылып, авыл юлларын төзекләндерүдә, зират коймаларын яңартуда беренче булып, халыкны туплап, бар эшнең үзәгендә кайный.
Бер-берсен күптән белгән, бер мәктәпкә укырга йөргән авылдашы Гөлнара белән чәчләрен-чәчкә бәйләп, гаилә коралар. Өч уллары – Алмаз, игезәкләр Айдар белән Артурга гомер бүләк итеп, белем һәм тәрбия биреп үстерәләр. Уллары бик уңган, тырыш, эштән курыкмый торган булып үсә аларның. Вахта ысулы белән эшләп йөриләр, һәрвакытта әти-әниләренә булышып кына торалар. Олы уллары Алмаз тормыш иптәше Альбина белән үзаллы тормыш көтә.
Арслановлар бер тик тора белми торганнардан. Зур итеп каралты-кура булдырып, үзләренең пай җирләрендә печән хәзерләп, күпләп мал, кош-корт асрап, үз көчләре белән тапканыннан тәм табып яшиләр.
– Малайларсыз булмый, ярый әле алар бар булышырга. Бервакыт көтүдән кайткан сарыкларның чутын белмичә иптәшем белән армиядә хезмәт иткән улыбызга шалтыраттык, – дип, көлеп искә алды Гөлнара апа. Әлбәттә, монысы шаяру катыш әйтелгән сүзләр. Өй эчен, ишегалларын сокланырлык итеп тотучы ул Гөлнара апа. Ихатада аның тырыш куллары белән утыртылган чәчәкләре хуш-исләр таратып утыра, аларның ниндие генә юк.
– Быел әзрәк әле, – диде улы Артур көлемсерәп. Тырышкан – ташка кадак каккан, дигән халык әйтеме Арслановлар гаиләсенә нәкъ туры килә.