Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 сентябрь 2021, 11:55

Татулыкка ни җитә

Кайбер кешеләргә кергәч, үз өеңдәге шикелле рәхәтлек эченә чумасың да аннан һич кенә дә чыгасы килми. Иске Карагыш авылында гомер кичерүче Муллаяровлар гаиләсендә дә нәкъ шулай. Өй ишеген ачуга тәмле аш исе борынны ярып керде. Аш бүлмәсеннән, йөгереп диярлек чыгып, килен белән каенана каршы алды. Йорт хуҗасы Әлфитне генә өйдә туры китереп булмады, ул эштә иде. Беренче карашка ук килен белән каенана арасындагы җылы мөнәсәбәт күзгә чалынды. Менә шундый буладыр инде ул чын татар гаиләсе.

Татулыкка ни җитә
Татулыкка ни җитә

Үзгә бер уңай энергия, җылылык бөркелә аларның йортыннан. Өлкән буын вәкилләре Әлфия апа белән Хөрмәтулла абый, олы уллары Әлфит һәм киленнәре Ирина белән бер өйдә матур гомер итәләр. Әлфия апа үзе дә бианасы белән озак еллар гомер иткән, инде каенана стажы 21 ел булып килә. Хөрмәтулла абый белән Әлфия апа икесе дә туган авылларында төпләнеп калып, элеккеге “Волга” колхозында механизатор һәм савучы булып көч салучы авыл уңганнары. Эшсөяр, уңган гаиләдә өч малай тәрбияләнеп үсә. Мәктәп елларын үтеп, буй җиткергән егетләр дә әтиләре сыман хезмәт юлларын колхоздан башлап җибәрәләр. Икенче уллары Ильяс Караиделгә китеп төпләнә, анда яши. Ә төпчекләре Илмир Себер якларында эшләп йөри. Муллаяровларның капка төбеннән үк чиста-пөхтәлеккә, бар җирдәге тәртипкә игътибар итәсең. Ишегалдында да ник бер чүп әсәре булсын! Бакчалары чәчәккә күмелгән, яшелчәләре, җиләк-җимеш агачлары гөрләп үсеп утыра, абзар тулы мал-туар.
– Пенсиядәге кешенең бер эше юк бит ул. Шуның өчен безнең дә күп вакытыбыз йорт-кура тирәсендә үтә. Балалар да булышалар, – ди Әлфия апа шат елмаеп.
– Әни дә, килен дә, кызым да дип йөртәләр үземне. Хезмәт белән көн күрүче, акыллы, тәртипле гаиләгә килен булып төшүем минем өчен зур бәхет,–ди Ирина.
Әлфит белән Ирина бер эштән дә читләшми авыл тормышына мөкиббән китеп яшиләр. Бухгалтер һөнәренә ия булган Ирина “Волга” колхозында савучы, аннан авыл клубында мәдәни җитәкче булып эшли. Ә бүгенге көндә исә социаль хезмәткәр булып хезмәт юлын дәвам итә. Тормыш иптәше Әлфит янгын сүндерү машинасының водителе булып һәрвакыт кизү тора. Матур, тату гаиләгә ямь өстәп бер малай һәм бер кыз үстерәләр.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: