

Бадрак авылында туып-үскән Бәһия Фәйзуллинаның тормыш юлы җиңел генә узмаган. 1927 елда дөньяга аваз салган кыз бәләкәйдән әнисез калып, үги ана белән үсә. Аның хезмәт юлы да бик иртә башлана. Олылар белән беррәттән Бәһия урман эшләрендә, мунчала төшерүдә эшли, колхозда тырмага йөри.
– Бригадир абзый әйдә, Бәһия, кешеләр калак белән он бүлгәндә, син кашык белән бүләрсең, дип басуга тырмага алып чыгып китте. Миңа ике ат бирделәр – берсе Куян, икенчесе Кәҗә атамалы иделәр. Менә алар белән иртәдән караңгы төшкәнчегә кадәр тырмада йөрдем. Сугыш башлангач, абыйны да фронтка алдылар. Бераз вакыт узгач, аның үле дигән хәбәре килде. Әзрәк үсә төшкәч, колхозга савучы итеп тәгаенләделәр.
Савучы булдым, аннан торф чыгарырга киттем. Анда өч ел эшләп, бераз өс-башны карагач, туганнарыма да ярдәмләшеп, аякка бастык. Сугыш чорында Казаннан күчеп килеп, безнең күршедә генә урнашкан бер әби бар иде. Ул безгә һәм энемә һәрвакыт ярдәмләште. Илгә җиңү килде, әмма дөньялар тынычланса да, илдәге ачлык күпләрне нык бөлгенлеккә төшерде шул. Халык түзде, бирешмәде. Бөтен авырлыкларны да җиңеп чыгып, рәхәт тормышка аяк бастык, – дип сөйли тыл ветераны, яулык очы белән күзләреннән чыккан яшь бөртекләрен сөртеп.
1949 елда Яңа Бикмәт авылына килен булып төшә ул. Бар гомерен колхозда төрле эштә эшләүгә багышлый. 45 ел буена бианай белән бер йортта яшәп, аны тәрбияләп, соңгы юлга озата. Тормыш иптәше Габделкавый абый белән озак еллар гомер итеп, өч бала үстерәләр. Кызганычка каршы, Габделкавый абый бу дөньядан китеп барган инде.
Хәзерге көндә Бәһия әби балалары, оныклары хәстәрлегендә яши. Олы кызы Зәнфирә Агыйдел шәһәрендә китапханәче булып эшли, ә икенче кызы Әлфия Йомакай авылында яши, мәктәптә балаларга белем бирә. Улы Азамат Уфада гомер итә, инженер булып эшли. Атна саен әнисе янына кайтып, ярдәмләшеп, йорт-курасын ныгытып тора. 94 яшен тутырган Бәһия әбинең авылдашлары, туганнары, күршеләре алдында абруе зур. Кызлары өчен ул кадерле әни, оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле әби. Бүгенге көндә Бәһия әби берүзе яшәсә дә, аның йортыннан шау-шулы бала-чага авазы өзелми. Балалары әле берсе, әле икенчесе кайтып кына тора. Күңеле моңлы Бәһия әбинең – үлгән туганнарына багышлап такмаклар, бәетләр иҗат итә. Шундый олпат яшькә җитүнең сере турында да бик гади итеп җавап бирә: “Кечкенәдән эшкә җигелеп, гел хәрәкәттә булдым. Кешеләргә яхшылык кына теләп, көчемнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышып яшәдем“. Күпләргә үрнәк, тормыш девизы итеп алырлык сүзләр, югыйсә. Ә Ак әби – Бәһия әбигә, сөбханалла, күзләр тимәсен.