

Бу сүзләр Иске Карагыш авылында яшәүче Эльза Әхмәтовага да туры килә. Эльза Фидәрис кызы шушы авылда туып-үсә. Мәктәп еллары да туган авылының белем учагыннан башланып китә. Бәләкәйдән укытучы булырга хыяллана, шуңа да кулына өлгергәнлек аттестаты алу белән Благовещенск педагогия училищесына укырга китә. Тырыш,чая кыз, әлбәттә, бу уку йортын да уңышлы тәмамлап, балачак хыялын тормышка ашыру нияте белән туган авылына кайта. Яшь белгеч Иске Карагыш авылы мәктәбендә хезмәт юлын башлап җибәрә. Шушы авыл егете Рәвил Гали улы белән чәчләре-чәчкә бәйләнә. Матур итеп йорт салып чыгалар, ике кыз үстереп, үзаллы тормышка аякка бастыралар. Тормыш булгач, ачы хәсрәтләр дә читләтеп үтми Эльза ханымны. Матур гына гомер иткәндә, якыннары дөнья куя. Ләкин авыр чакларында аның янында нык терәге, яраткан тормыш иптәше, кызларының әтисе, пар канаты – мәрхәмәтле Рәвиле була. Ул тормыш иптәшен кыйммәтле асыл ташны саклагандай саклый, тормыш авырлыкларыннан яклый. Хәләленең аңа булган яратуы, хөрмәтенә меңе белән җавап кайтара. Өйдәге матурлык Эльзаның фантазиясенә корылса да, Рәвиле куллары, аның карашлары, тәкъдимнәреннән башка шул тиклем була алмас иде.
Бакчада – чәчәкләр, өйдә гөлләр үстерергә ярата алар. Күңел биреп бакчада яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр үстерәләр. Табигать байлыкларыннан да белеп файдаланалар: җиләк, гөмбә, чәчәкләр, үләннәр җыеп, ел әйләнәсенә үлән чәйләре эчәләр. Эльза бакчаларында үскән төрле төстәге пион, лилияләр, хризантема, георгин, кашкарый, циния, гладиолуслар һәм башка бик күптөрле чәчәкләр турында яратып сөйли. Ә тәрәз төбендәге гөлләре! Бүрек-бүрек яраннарга, төрле төсле миләүшәләргә сокланмый мөмкин түгел. Кайбер гөлләре инде агачны хәтерләтә. Авылларда тормышларын гөлләргә күмеп яшәгән гаиләләр булуына сокланасың.