Җәмгыять
12 август 2021, 11:35

Аллы-гөлле гөлбакча

Соңгы вакытта бездә халыкның матур яшәргә омтылышы бигрәк тә нык сизелә. Җәйләрен күпләр йорт тирәләрен гөлбакчага әйләндерә. Аеруча уңганнар инде бакчага гына түгел, капка төпләренә дә чәчәкләр утырта башладылар.

Аллы-гөлле гөлбакчаАллы-гөлле гөлбакча
Аллы-гөлле гөлбакча

Карабайда яшәүче Рәфисә Зәкиева да үз ишегалдында җыйнак кына чын ботаника бакчасы булдырган. Анда нинди генә үсемлекләр үсми, аларны күреп таң каласың. Әлеге яраткан шөгыле турында куана-куана сөйләде, бакча буенча экскурсия оештырды, шулай ук үзенең киңәшләрен дә бирде ул.
Бөре дәүләт педагогия институтын тәмамлап, шушы авылда хезмәт юлын башлаган Рәфисә Гани кызы өч дистәдән артык гомерен балаларга белем бирүгә багышлый. Ул – биолог. Шуңа күрә дә табигать матурлыгын күрә белә һәм ярата. Әлеге гаҗәеп матур бакчада ниләр генә юк. Аларны санап бетерү мөмкин түгел: лалә, роза, хризантема, канәфер, клематисның, төрледән-төрле сортлары бар. Аларның янәшәсендә генә шифалы дару үләннәре дә үсә. Һәр түтәлнең үзенең микроклиматы, туфрак ваклатылган үлән – мульча белән капланган, ул дымны саклый, чүп үләннәрен үстерми. Мондагы һәр үлән бер-берсен тулыландырып тора. Мәсәлән, меңъяфрак үләне клематис чәчәкләренең тамырларын кызудан саклый. Монда адым саен зур кайгыртучанлык, ярату сизелеп тора.
– Элек берьеллык чәчәкләр утырта торган идек. Ә хәзер аларны утыртмыйбыз да диярлек, күпьеллыкларга өстенлек бирәбез. Нигездә, интернет аша заказ биреп алам, һәвәскәр бакчачылар белән аралашам. Нәрсәгә булса да заказ бирер алдыннан, үсемлекләрне үстерү шартларын өйрәнәм, бу турыда мәгълүмат туплыйм, – диде Рәфисә Зәкиева. – Бакчачыларга нинди чәчәк үстерергә киңәш итүгә килгәндә, мин лаләчәләрне үстерсеннәр, дияр идем. Алар минем яраткан чәчәкләрем. Аларның төрледән-төрле төстәгеләре бар. Бик тиз үсеп китәләр, өсләрен капларга да, күчереп утыртырга да кирәкми, бер урында 25 елга кадәр үсәргә мөмкиннәр. Лаләчәләрнең чәчәге бер-ике көн генә торса да, айга якын күңелләрне сөендерә, чөнки алар чиратлашып чәчәк аталар.
Теплицада төрледән-төрле помидорлар, бер төрлесе өлгереп бетсә дә яшел кала, икенчеләре биек яфраксыз куакларда тәлгәш-тәлгәш булып үсеп утыра. Сортлары шундый аларның. Бакчаның бер өлешендә төрледән-төрле сорттагы кура җиләкләре үсеп утыра (сарылары, каралары, аллары бар). Шулай ук мондагы җиләк-җимеш агачларын да санап бетерерлек түгел–биек булмаган алмагачлар һәм чия, сливалар. Гомумән, бакчаның бөтен җирендә тәртип. Бу эштә аңа тормыш иптәше Фидәрит ярдәм итә. Күп кенә дуслары, танышлары, күршеләре аларның бакчаларындагы матурлыктан күңелләренә рәхәтлек ала, ә кайберләре әлеге бакчада үскән җиләк-җимешләрдән авыз итә. Мөмкинлек булганда, күчереп утырту сезонында хуҗабикә үсентеләрен башкалар белән дә бүлешә.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас