Җәмгыять
10 август 2021, 04:50

Бигәнәй өчен җан атучы

Бигәнәй авылы халкы борынгыдан эш сөючән һәм һөнәрле булулары белән аерылып торган. Заманында ул үзенең балта осталары, итек басучылары, тегүчеләре белән дан тоткан. Авыл яшәсен өчен, ниндидер яңалык булдыру өчен янып йөрүчеләр бүген дә шактый күп авылда. Кадир Халиков – шундый шәхесләрнең берсе. Авылны саклап калу, аның элеккеге данын югалтмау өчен җан атып йөри ул.

Бигәнәй өчен җан атучыБигәнәй өчен җан атучы
Бигәнәй өчен җан атучы

Тәскирә белән Нәгыйм Халиковлар гаиләсендә бер-бер артлы өч бала дөньяга аваз сала. Балаларын да кешелекле, хезмәт сөючән итеп үстергәннәр. Шуларның берсе, алда әйткәнебезчә, үз җиренең чын патриоты – Кадир. Ул кечкенәдән әти-әнисенә булышып үсә, бер генә авыр эштән дә курыкмый. Авыл баласы булгач, гаиләсе белән бергә колхозда кара көзгә кадәр бәрәңге алырга, чөгендер эшкәртергә, ындыр табагында эшләргә, печән хәзерләргә дә туры килә аңа. Урта мәктәпне тәмамлап, үсеп буйга җиткәч, техникумда белем ала, һәм энергиясе ташып торган яшь белгеч җиң сызганып “Искра” колхозында һөнәре буенча хезмәт юлын башлый. Тепляк авылы кызы Ирина белән матур итеп дөнья корып җибәрәләр. Эшләмәгән эшләре юк, көлдән төймә генә төймиләр инде, диләр алар турында авылдашлары. Шул ук вакытта бер кыз тәрбияләп үстерәләр.
Ләкин тормыш шома гына бармый. Кадирга да төрле сынаулар аша үтәргә туры килә. Үзенең тәвәккәллеге, тырышлыгы, максатчан булуы аркасында төшенкелеккә бирелми, югалып калмый ул. Тормышта юл ярып баруын дәвам итә.
Максатчан булуы, белемгә омтылуы яшьлек хыялын да тормышка ашырырга мөмкинлек бирә аңа. Илдәге үзгәрешләр белән колхозлар бетерелгәч, гаилә башлыгы 2003 елда туган авылында үз эшен башлап, кибет ачып җибәрә. Авыл халкын бөтен кирәк-ярак товарлары белән тәэмин итә. Бигәнәй мәдәният йортының мәдәни оештыручысы булып та эшли. Төп эшеннән бушаган арада авыл җирендә генә була торган бетмәс-төкәнмәс хезмәтне башкарырга да өлгерә. Бүгене көндә дә абзар тутырып мал, кош-корт асрый ул.
Авылның йөзен саклап калу, анда яшәүчеләрнең тормышын тагын да файдалырак һәм кызыклырак итү өчен башлап йөрүчеләрнең берсе ул. Авыл җирлеге үткәргән җыеннарда авыл өчен мөһим мәсьәләрне дә күтәрә белә. Үзенең туры сүзле, киләчәккә карап фикер йөртә, халык белән уртак тел таба белүе нәтиҗәсендә ихтирамга лаек кеше Кадир абый. Авылда бик күп мәдәни чараларга спонсор булып, үзләре оештырып үткәрә алар. Мәсәлән, җәй көне үткәрелгән Сабантуй өчен дә авылдашлары бик рәхмәтле аңарга. Әлеге вакытта авыл тарихын өйрәнә, үзенең нәсел шәҗәрәсен төзегән. Авылда узган өмәләрдә, зиратларны төзекләндерүдә алдан оештырып йөри.
Кадир абый район мәдәният йортында узган концертларны да оста итеп алып бара, сәнгатьле итеп шигырьләр дә сөйли. Район күләмендә төрле конкурсларда актив катнаша, һәрвакыт призлы урыннар яулый. Бигәнәйгә 280 ел тулу уңаеннан чара үткәрү, Герой Сәхиб Майскийга музей ачу нияте белән янып яши. Экспонатлар җыю белән дә шөгыльләнә. Шушы кыйммәтләрдән клуб бинасында бер почмак булдырган. Бу гамәл үзе үк инде халыкның, авыл язмышының, аның йөзе турында борчылып яшәвен күрсәтә. Гомумән, Кадир Халиков кешеләрне ышандыра белә, һәркем белән уртак тел таба. Ул балалар белән дә ихлас күңелдән сөйләшә, аларны игътибар белән тыңлый, хәлләрен сораштыра. Күрше-тирә балаларын җыеп, авыл тирәли сәяхәтләр оештыра, авылның матур табигате белән таныштыра, аларга милли уеннарны өйрәтә. Уен барышында тәрбияви киңәшләрен бирә. Халиковлар барлык күршеләре белән яхшы, дустанә мөнәсәбәттә яши, һәрвакытта да көченнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Берәр аңлашылмаучылык килеп чыкса, аны тиз генә үпкәләшмичә хәл итү юлын таба. Тормыш иптәше Ирина Абзай фельдшер-акушерлык пунктында 14 ел эшли. Бигәнәйдән Абзайга кадәр көн дә бер якка гына 20 километр ара үтеп, яраткан эшенә ашыга.
– Төрле чак була, җәяү дә йөрергә туры килә, күпчелек Кадир илтеп куеп, барып алып йөри, – ди шат елмаеп ул. Бер-берсенә ярдәмләшеп, аңлашып яши алар.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас