Җәмгыять
9 август 2021, 04:30

Икесе бер җан булып яшиләр

Тату гаилә – бәхетле гаилә, диләр өлкәннәр. Хак сүзләр. Бары бер-береңне хөрмәтләү, бер-береңнең кадерен белү генә гаиләне тату һәм бөтен итә. Ә татулык, әлбәттә, бәхеткә юл яра. Кушманак авылында шушы гади генә кагыйдәләрне тормыш девизы итеп, бергә матур гомер кичерүче Әнүдә һәм Ирек Камаловларның тормыш коруларына 38 ел.

Икесе бер җан булып яшиләрИкесе бер җан булып яшиләр
Икесе бер җан булып яшиләр

Әнүдә Вәсыйгать кызы Тугай авылыныкы. Мәктәпне уңышлы тәмамлап, Бөре педагогия институтында белем ала, 33 ел химия һәм биология фәннәрен укыта, шуның сигез елын  директор урынбасары булып эшли. Лаеклы ялга чыккач та, өч ел укыта. Бер дә тик торырга яратмый ул. Хәтсез вакыт авыл старостасы вазыйфасын алып бара.

Тормыш иптәше Ирек Рәвил улы да укытучы һөнәренә ия. Күп еллар физика укытучысы булып эшләгәннән соң, әлеге вакытта аңа зур җаваплылык таләп итүче вазыйфа йөкләтелгән – авыл биләмәсе башлыгы ул. Ул кешелеклелеге, булдыклылыгы белән абруй яулап өлгергән, авылдашлары аны хөрмәт итә.

Әнүдә апа белән Ирек абыйны тормыш шушы авылда туй мәҗлесендә таныштыра. Ике яшь йөрәк 1983 елда гаилә кора. Кызлары Ирина һәм уллары Артурга югары белем бирәләр. Алар да хәзер үз тормышлары белән дөнья көтә, балалар үстерә.

Бар нәрсәләре җитеш, тормышлары түгәрәк Камаловларның. Ихаталарына керү белән күз явын алып торган гөл-чәчәкләр, бакчаларында җиләк-җимеш агачлары мул уңыш белән сөендерә. “Бакчада эшләп илһам алам” – ди Әнүдә апа. Алар кош-корт, бал кортлары асрый. 36 ел күпләп кәбестә үстереп сатканнар. Бердәм булганга, тормышлары да гөрләп бара. Әлеге вакытта Ирек абыйның олы яшьтәге әтисен һәм әнисен, Әнүдә апаның әнисен тәрбиялиләр. Балаларының игелеген күреп, оныкларына сөенеп яши алар.

Автор:Лейсен Галлямова
Читайте нас