

Карабай төбәгендә дә көмештәй саф сулы чишмәләр күп. Тешләрне камаштырырлык салкын сулы кизләүләр үзләренең төрлелеге белән дә сокландыра. Сулары да төрлечә: ургып, уртача, салмак, шаулап, кайнап ага.
Авылларда изге күңелле кешеләр чишмәләрне төзекләндереп, карап тора. Хәйриячелекнең матур үрнәге бу. Карабай авылына кергәндә яшел киртә белән уратып алынган «өй»дәге чишмә янына юлчылар һаман туктап, сусавын баса. Шушы авылда туып-үсеп, чит якларда яшәп, янә туган авылына кайтып урнашкан Аниса әби ярдәме белән шушы чишмә тазартылган.
– Аның бу саваплы гамәле беренчесе генә түгел. Узган елда без аның ярдәме белән тактаташ төзедек. Урам юлларына ком-таш салдыруга күп кенә матди ярдәм күрсәтте, – диде авыл старостасы Зәлия Хаҗетдинова.
– Һәркем үзеннән соң киләчәк буыннарга нинди дә булса мирас калдырырга тиеш. Шуңа да мин бу чишмәне төзекләндерергә алындым. Су–безнең яшәешебез ул, – диде Аниса әби.
Чишмәдән файдалану өчен анда чиләк куелган. Утырып торырга да урыны бар. Авыл халкы да бердәм булып килеп, чишмәне тазартып, суга килеп йөри торган юл салдылар. Бу изге эшне башкаруда аеруча Фирдәвис Мөгаллимов, Рәдиф Хафизов, Флорит һәм Динарик Заһидуллинарның өлеше зур булган.
Хәзер авылларда һәр өйгә газ, су кергән. Әмма барыбер чишмәдән су алучылар күп. Чишмәләрне саклап, чистартып торсаң гына яши. Юк икән, аларның томаланып юкка чыгуы бар. Һәр яз, җәй айларында авылларда өмәләр ясап, сулыкларны чистартып торалар.