

Аларга, өлкән буын кешеләренә, катлаулы тормыш юлын үтәргә, күп нәрсә кичерергә туры килә. Әмма намус белән үз җилкәләрендә барлык кыенлыкларны күтәрәләр, һәм шуңадыр да язмыш аларга озын уртак тормыш итү хокукы бирә.
Фәния һәм Камил Хәсәновларның озын-озак бергә тормыш дәверендә бик күп хатирәләре сакланган. Балалары, оныклары инде үсеп җиткән, хәзерге вакытта 16 оныклары һәм 26 оныкчыклары, бер туруннары үсеп килә. Рәхмәт туйларын алар якыннары арасында каршы алалар, һәм һәрбер мизгелләренә бергә куанып яшиләр.
Камил бабай белән аның яшьлек елларын искә төшерәбез. Язмыш Камилне тугач ук сыный башлый. 1927 елда туган ир балага сугыш елларының ачы михнәтен үз иңендә тоярга туры килә. Әтисе сугышка китә. Камил әнисе белән тормыш йөген тарта. Яшьли колхозда төрле эштә эшли. Үгез җигеп җир сөрүләр, көлтә сугуларын да ул бүгенгедәй хәтерли. Яше тулгач, аны армиягә алалар. Ил алдында хәрби бурычын намус белән үтәп, туган авылына исән-имин әйләнеп кайта. Тракторчы һөнәрен үзләштерә. Хезмәт юлын “Искра” колхозында тракторчы булып башлап җибәрә. Хезмәт кенәгәсендә дә аның бер генә язу 40 елдан ашу биредә бульдозерист булып эшләгән ул.
Бер урамда уйнап үскән Фәниягә өйләнә. Шул чор кешесе булганга, ул да ил өстенә төшкән, Камил ага кичергән бөтен авырлыкларны үтә. Әле беләге дә ныгып бетмәгән яшүсмергә басуда төрле эштә, аннары Аскын районында урман кисүдә, тоз чыгаруда, иңнәренә капчык белән ашлык күтәреп ташуда эшләргә туры килә.
– Авырлыклар күп күрдек. Бергә кичергән кайгы-шатлыклар мөнәсәбәтләрне ныгыта. Камил чын ир-ат булды. Ямьсез сүзләр әйтмәде, кул күтәрмәде. Каенана, каената янында да ун ел яшәдек. Өлкәннәрнең киңәшләре дә ярдәм итми калмагандыр. Сигез бала тәрбияләп үстердек, – ди Фәния әби. – Тату яшәүнең иң мөһим кагыйдәсе – сабыр була белүдә. Сүзгә килгәндә дәшми тора белү кирәк. Авыр сүзләр әйтү яхшыга илтми. Бер-береңнең кадерен белеп яшәүгә ни җитә.
Бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган Хәсәновлар гаиләсенә алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмавын, балалар һәм оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерүләрен теләп калабыз.