Җәмгыять
2 август 2021, 11:00

Яңа Кизгән авылы мәчетенә манара куелды

Бүген, 2 август көнне, Яңа Кизгән авылы мәчетендә сөенечле вакыйга булды, анда иман йорты манарасы куелды.

Яңа Кизгән авылы мәчетенә манара куелдыЯңа Кизгән авылы мәчетенә манара куелды
Яңа Кизгән авылы мәчетенә манара куелды

Район хакимияте башлыгының беренче урынбасары  Гемир Нуртдинов, имамнар, җирле халык, кунаклар манара кую вакыйгасы шаһитлары булдылар. Мәчет ихатасында догалар укылды, айны җирдән күтәреп алып, манарага куйганчыга кадәр бар җыелган халык тәкъбир әйтеп торды.

Ай күктә, иманнар йөрәктә, илебез тынычлыкта булсын, иншаллаһ!

Автор:Лейсен Галлямова
Читайте нас