Җәмгыять
30 Июля 2021, 10:45

Һәр башлангычның уртасында ул

Туган ягыбызны чын күңелләреннән яратып, авылларыбызның зур киләчәгенә ышанып, башкаларга үрнәк булып яшәүче кешеләр генә староста була ала. Һәр авылның – бәләкәйме ул, зурмы – төрле мәсьәләләре, эреле-ваклы мәшәкатьләре бар. Авылның төп байлыгы – аның халкы. Карабай авылында актив, уңган, эшсөяр һәм бердәм халык яши.

Һәр башлангычның уртасында улҺәр башлангычның уртасында ул
Һәр башлангычның уртасында ул

Авылларын күркәмләндерүгә кагылышлы барлык эшләрне алар бергәләшеп, киңәшләшеп башкаралар. Кайдандыр ярдәм көтеп йөрмиләр, тоталар да үзләре башлыйлар. Ә башланган эш – беткән эш, дип юкка гына әйтмиләр. Шундый эшләрнең уртасында, әлбәттә, староста башлап йөрүче була. Шулай ярдәм итүчеләр, эшкә кушылучылар да табыла.

Әлегә кадәр староста вазыйфасын Рафаил Карипов Гата улы башкарган. Хәзер бу йөкләмәне Зәлия Хазтдинова алып бара.

–  Безнең авыл халкы эшчән, тырыш. Җитәкләсәң, әйдәләүсәң – эшләргә була. Авылның матурлыгы өчен тырышабыз, – ди авылның старостасы Зәлия Наил кызы. Староста вазыйфасын ул күптән түгел йөкләп алса да, авыл халкы  өчен тырышлыгы бәяләп бетергесез. 

Авылда башкарылган күп эшләр авыл старостасы иңенә төшә. Урындагы башлангычларны яклау программасын тормышка ашыру, юл эшләү, зират ремонтлау һ.б. күп эшләрне оештырып йөрүче ул авыл старостасы.

– Авылдашыбыз Анил Насрыев җитәкчелегендә эшләр башкарыла, – ди Зәлия апа. – Аның өлеше бик зур. Ул авылның бөтен эшен белә, барысына да ярдәм итә, буалар карый, кирәк булса, тактасын бирә. Авылның су счетчигы аның карамагында, зиратка капка эшләде. Кыскасы, авыл өчен янып-көеп яшәүче кеше ул.

Зәлия апа авылдашларының фикерен дә, сәләтен дә, нәрсәгә осталыгын да белә, һәркемгә юл да таба. Чын мәгънәсендә авыл патриоты, аны яшәтү, ныгыту өчен үзе дә тырыша, башкаларны да битараф калдырмый. Ачык йөзле, тәвәкәл, тырыш, максатчан булуы аркасында авылда ниятләнгән һәр эшне оештырып, авылдашларын да үзе артыннан ияртә ул.

Автор:Лейсен Галлямова
Читайте нас