Җәмгыять
22 июль 2021, 10:15

Хезмəттə үткəн гомер

Хəмəтнур Шəрипов 1941 елда Хаҗи авылында гаилəдə дүртенче бала булып дөньяга килə. Хəмəтнурга бер ай да тулмас борын, əтисен Бөек Ватан сугышына алганнар. Хөсəен ага туган ягына җиңү яулап, 1945 елда кайта. Əмма тыныч тормышта гына озак яшəргə язмый аңа, алган яралардан, контузиядəн тулысын-ча тернəклəнə алмыйча, 1950 елда бакыйлыкка күчə.

Хезмəттə үткəн гомерХезмəттə үткəн гомер
Хезмəттə үткəн гомер

Сугыш чоры баласы булганлыктан, Хəмəтнур абыйга бəхетле балачак тəтемəгəн. Ачлык, ялангачлык – боларны ул барысын да үз җилкəсендə татыган. Кышын мəктəптə укып, җəен тугыз яшеннəн көтү көткəн. Үсə төшкəч, анны механизатор ярдəмчесе итеп эшкə тəгаенлилəр. Анда бер эштəн дə баш тартмыйча, əнисенə, туганнарына булышкан. 18 яше тулгач, хəрби бурычын Кавказ хəрби округында үти. Биредə дə һəрвакыт алдынгылар рəтендə була ул.Өч ел буена барган хезмəттə“Ротаның маягы” дигəн стендны да Хəмəтнур Шəриповның фотосурəте бизəп тора. Шоферлар курсын тəмамлаган яшь егетне запастагы водитель итеп тəгаенлилəр. Өч елдан соң əнисе янына кайтып, “Кызыл таң” колхозында комбайнчы, тракторчы була. Яшьтəн үк хезмəт чыныгуы алып үскəн егеткə яхшы хезмəт күрсəткечлəре өчен Сочига ял итəргə путевка бирəлəр. Озак еллар намуслы хезмəте өчен Рəхмəт хатларына, “Коммунистик хезмəт ударнигы”исеменə лаек була, күпсанлы Мактау грамоталары, акчалата премиялəр белəн бүлəклəнə.

40 елдан артык стажлы хезмəт ветераны ул.

– Сугыш вакытының барлык авырлыгын, ачысын кечкенə буйлы əнкəй үз җилкəсендə күтəрде. Безне, дүрт баласын, ачтан үтермəс өчен барысын да эшлəде: ат та җикте, бүрəнə дə ташыды, үзе ашамаса ашамады – безне ризыктан аермады, – дип хəтерли Хəмəтнур абый. Төп йортта ялгыз калган əнисе янында яши. Тормыш иптəше белəн Бибинəкыш апаны карап-тəрбиялəп, 96 яшендə соңгы юлга озаталар. Ике балага гомер биреп, тəрбиялəп үстерəлəр. Бик күп авырлыклар, югалтулар кичереп, тормышның сикəлтəле юлларыннан узган Хəмəтнур агага тагын зур кайгы кичерергə туры килə. Чечняда санитар-инструктор булып эшлəгəн уллары һəлак була. Бу кара кайгыны əти кеше зур сабырлык белəн үткəрə. Бу борчулардан соң язмыш аны тагын бер тапкыр сыный. Тормыш иптəше Зөбəрҗəт апа аерылып, кызы белəн Уфага күчеп китə. Гаилə башлыгы ялгыз аккош сыман берүзе калып, салмак кына тормыш юлыннан алга атлый. Берүзе эшенə дə бара, ашарына да пешерə, бакчасын да карый, сыерын да сава. Менə шулай биш ел гомере узганын сизми дə кала. Еллар үтə, көннəр үтə, ялгызын тормыш көтүе авырая бара. Картлыгында янəшəдə терəк булыр дип, күршедə яшəүче Гөлфидə апа белəн бергə яши башлыйлар. Менə инде 22 ел бергə матур гомер кичерə алар. Гөлфидə апа да бик уңган хуҗабикə. Тəрəз төбе тутырып гөллəр үстерə, оҗмах бакчасыдай ихатасы хуҗабикəнең уңганлыгын исбатлап тора. Бəйрəмнəрдə, ял көннəрендə балалары кайта, кунаклар өзелми бу йорттан. Шушы көннəрдə хезмəт ветераны “Сугыш чоры балалары” таныклыгын алу бəхетенə иреште. Бу таныклыкны кулына алгач, чəчлəренə чал төшкəн, битлəренə язмыш буразнасы эз салган Хəмəтнур аганың күзлəре яшьлəнде, мөгаен, шул минутта аның күз алдыннан бөтен гомер юлы узгандыр.

 

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас