

Үзеннəн соң туган өч энесен аякка бастырырга əти-əнисенə ярдəмлəшү өчен Гөлнəйсə юллама буенча Федоровка районында агроном-инспектор
булып хезмəт юлын башлап җибəрə. 1970-74 еллар була ул. Югары белем алу хыялы аны Башкорт авыл хуҗалыгы институтына китерə. Бу уку йор-
тын да тик яхшы билгелəренə тəмамлап, дипломлы белгеч, 1974 елда Борай якларына килеп урнаша. Хезмəт юлын орлыкчылык инспекциясендə өлкəн лаборант булып башлый. Бик зур тырышлык талəп иткəн хезмəтеннəн ямь һəм тəм табып, 12 ел эшли ул. Эшнең серлəрен, əлбəттə, тəҗрибəле
хезмəткəрлəре ача. Ул һəрвакыт аларның киңəшлəрен тыңлап, талəплəрен үтəп, хезмəт тəҗрибəсе туплый. Җаваплы, булдыклы яшь белгечне 1986 елда авыл хуҗалыгы идарəлегенə агроном-орлыкчы, аннан соң авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерү һəм сыйфатын тикшерү инспекторы итеп үрлəтəлəр. Бу эшендə
дə ул үзенə йөклəтелгəн эшне зур җаваплылык белəн башкарып килə. Яшьли сөйгəн яры да аның артыннан Борай җиренə килеп, МСО да водитель булып урнаша. Рəлиф Нургали улы белəн гаилə учагы кабызып җибəрəлəр, берсеннəн-берсе матур ике кыз Лəйсəн белəн Ленарага гомер бүлəк итəлəр. Аларны əти-əни кешелекле һəм кечелекле итеп тəрбиялəп, югары белем биреп, үзаллы тормышка аяк бастыра. Олы кызлары ике дистə ел авыл хуҗалыгы колледжында укытучы, бүгенге көндə биредə мөдир булып эшли. Ə төпчеклəре – Уфада, пешекчелəр əзерли торган колледжда укыту-тəрбия эше буенча директор урын-
басары. Дөнья түгəрəклəнеп җитешкəч кенə, Гөлнəйсə апага тормышның сикəлтəле юлыннан үтəргə, кинəт кенə түшəккə егылган авыр чирле ирен күтəреп карарга туры килə. Сынауларга бирешмичə, зур сабырлык, түземлелек белəн алга карап яши белə. Болын чəчкəсе ачы җиллəргə, салкыннарга бирешмəгəндəй, Гөлнəйсə апа да Ходайдан сабырлык сорап, килəчəктə Рəлифенең аякка басуына ышанып яшəвен дəвам итə. Тик язмыш аны ачы кайгыга сала, шушы көннəрдə
генə, Корбан гаетендə, тормыш иптəше мəңгелек йортка күчə. Матур да, мактаулы да, авыр да, сынаулы да гомер юлы узып, бүген Гөлнəйсə апа гомер бəйрəмен каршылый. Туган көне уңаеннан аңа озын гомер, саулык, бəхетле картлык һəм балаларының, оныкларының, оныкчасының ихтирамына,
игътибарына төренеп яшəвен телибез.