

Булачак медикларга район хакимият башлыгының социаль, кадрлар һәм эчке мәсьәләләр буенча беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы Марат Ахунов, Бөре медицина-фармацевтика көллиятенең кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Марина Панчихина, район хакимияте мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин һәм үзәк дәваханәнең баш табибы Радик Хәсәнов үзләренең хәер-фатихаларын бирделәр.
– Профильле сыйныфлар ачу беренче карашка гына җиңел сыман. Чынлыкта исә ул мәктәпнең материаль-техник базасы нык булуын, анда югары һөнәри әзерлекле укытучылар эшләвен таләп итә, матди чыгымнар да сорый. Монда әти-әниләрнең дә мәктәп белән тыгыз элемтәдә торуы мөһим. Профильле белем бирү гамәли дәресләр белән ныгытылырга тиеш. Ә моны профильле уку йортларыннан башка эшләп булмый. Медицина профиле буенча махсус курслар үтәр өчен, беренче чиратта, районның үзендә медицина буенча белем бирү учреждениесе булмау кыенлык тудыра. Без бу мәсьәләне уңай хәл иттек: Бөре медицина-фармацевтика көллияте белән килешү төзедек. Безнең инициативаны хуплаган район хакимиятенә, мәгариф бүлегенә һәм үзәк дәваханәгә рәхмәтлебез. Һәр зур юл беренче адымнан башлана. Булачак табиблар хәерле юл телисе килә, – диде мәктәп директоры Азат Арсланов.
Укуның яңа этабы башлану билгесе буларак, балалар тантаналы рәвештә булачак табиб антын бирделәр һәм ачылу тантанасында кызыл тасманы кисүдә катнаштылар. Балаларының сайлауларын хуплап, ата-аналар булачак медикларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Тантаналы өлештән соң укучылар практикада медицина өлкәсендә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр: беренче ярдәм күрсәтү, пульсны үлчәү, дәвалау физик культурасы, медицинада виртуаль чынбарлыкны кулану һ.б.
Мондый профильле сыйныфта укытуның төп максаты – медицина тармагына бәйле һөнәрне аңлы рәвештә сайлауга мотивация формалаштыру. Махсус оештырылган дәресләр өлкән сыйныф укучыларына дөрес сайлау ясарга һәм һөнәри мохиткә җайлашырга ярдәм итәчәк.
Әлеге проектны гамәлгә ашыру төбәкнең Сәламәтлек саклау системасында медицина кадрлары кытлыгын киметүгә юнәлдерелгән.
Проектның төп максаты – медицина өлкәсе белән кызыксынучы укучыларга һөнәри юнәлеш бирү. Бу аларга киләчәктә сәламәтлек саклау өлкәсендә уңышлы карьера төзү өчен кирәкле башлангыч белемнәрне һәм гамәли күнекмәләрне үзләштерергә ярдәм итәчәк. Программага профильле фәннәрне – биология һәм химияне – тирәтен өйрәнү, шулай ук гамәли дәресләр кертелә. Моннан тыш, программада тәҗрибәле белгечләр белән аралашуга аерым игътибар бирелә. Укучылар медицина учреждениеләренә экскурсияләргә барачак, очрашуларда һәм осталык дәресләрендә табиблар белән турыдан-туры фикер алыша алачак.