

Эльза Вил кызы Уфа шәһәрендә эшчеләр гаиләсендә туа. Әти-әниләре гомер буе Уфа приборлар төзү заводында эшләгән, әтисе – слесарь, әнисе – контроль мастеры. Гаиләдә ике кыз тәрбияләнә. Эльза мәктәпне тәмамлап, Башкорт дәүләт педагогия институтына физика-математика факультетына укырга керә. Һөнәри эшчәнлеген математика укытучысы булып башлый кызыкай. Борай егете Азат белән кавышып, кияүнең туган ягына кайталар яшьләр. Шул вакыттан бирле аның хезмәт юлы Борай беренче санлы мәктәбе белән бәйле.
– Мин үземне бу һөнәрдән башка күз алдына да китерә алмыйм. Балалар белән эшләү, аларның үсешен күрү, уңышларына сөенү миңа көч бирә. Һәр бала – үзенә аерым дөнья, шуңа күрә укытучыга да һәрвакыт эзләнергә, яңа алымнар табарга туры килә, – ди Эльза Вил кызы.
Еллар узган саен укытучының тәҗрибәсе генә түгел, дәрескә карашы да байый. Эльза Арсланова өчен дәрес – әзер белемне укучыга тапшыру гына түгел. Ул баланы уйларга, сорау бирергә, җавапны үзе эзләп табарга кызыксындыруны мөһим саный. Шуңа күрә аның дәресләрендә төрле эш формалары урын ала: лекция һәм семинардан башлап викторина, уен-сәяхәткә кадәр. Проблемалы укыту элементлары, мультимедиа технологияләре, презентацияләр һәм видеоматериаллар да дәреснең эчтәлегенә яраклашып кулланыла. Бәлки, шуңа күрә дә Эльза Вил кызы белән шөгыльләнгән балалар арасында мәгълүмати технологияләр һәм тикшеренү эше белән кызыксынучылар күп. Аның укучыларының нәтиҗәләре дә моны раслый. Ел саен мәктәп укучылары төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда, бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаша. Алар арасында муниципаль һәм республика этабы җиңүчеләре, призерлары, төбәкара һәм бөтенрусия конкурсларында уңышка ирешүчеләр бар. Кайбер укучылар берничә ел дәвамында төрле бәйгеләрдә үз нәтиҗәләрен яхшыртып килә. Бу бер тапкыр ирешелгән уңыш түгел, ә сәләтне күреп, аны эзлекле рәвештә үстерүгә корылган хезмәт нәтиҗәсе.
Укытучы үзе дә һөнәри яктан үсүдән туктамый. Төрле курслар үтеп, белемен камилләштерә.
Тәрбияле, белемле буын тәрбияләүгә бар көчен биргән педагогның казанышлары да юк түгел. Озак еллар дәвамында салган тырыш хезмәте өчен югары категорияле укытучы Эльза Вил кызы “Башкортстан Республикасының Мәгариф отличнигы” билгесе белән бүләкләнгән. 2019 елдан алып “Үсеш ноктасы” һәм район информатика укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе булып тора. Аның һөнәргә тугрылыгы һәм югары профессионализмы ихтирамга һәм танылуга лаек. Эльза Вил кызының хезмәт стажы 31 ел тәшкил итә.
Укытучының хезмәтен бәяләгәндә саннар һәм грамоталарны гына әйтеп үтү җитмидер. Алар, әлбәттә, педагогның эшенә бирелгән рәсми бәя. Эльза Вил кызының да грамоталары һәм Рәхмәт хатлары бихисап. Педагог хезмәтенең иң зур бәясе, мөгаен, кәгазьдәге рәхмәт сүзләрендә түгелдер, ә еллар узгач та укытучысын җылы итеп искә алган укучылардыр. Кемдер аның дәресләрендә кызыксыну тапкан, кемдер беренче фәнни эшен язган бит.
Эльза Вил кызы өчен мәктәп тормышы гаилә белән дә янәшә бара. Аның тормыш иптәше Азат Касыйм улы да беренче санлы мәктәптә тарих фәнен укыта, директор вазыйфасын башкара. Арслановлар ике ул тәрбияләп үстерәләр. Эдуард – Казан федераль университетын, Айдар Уфа дәүләт нефть-техник университетын тәмамлап, эшләп йөриләр.
Балачакта туган хыялның еллар үткәч тә үз кыйбласын югалтмавы сирәк очрый торган бәхеттер. Эльза Вил кызы өчен укытучы булу – инде күп еллар элек сайланган һөнәр генә түгел, ә балалар белән бергә “үсәргә”, үзең дә яңалыкка омтылырга мөмкинлек биргән тормыш юлы. Аның хезмәте көн саен дәресләрдән, сораулардан, эзләнүләрдән һәм кечкенә генә җиңүләрдән тора. Ә шул җиңүләрнең иң мөһиме – укучының белемгә кызыксынуы уяну, үз көченә ышануы һәм мәктәптән зур тормышка үз юлын табып чыгуы.