Мәгариф
30 сентябрь , 06:05

Укытучыга рәхмәт сүзе

Тирә-яктагы табигать жәйге яшел күлмәген салып, алтын яфраклы күлмәккә киенеп, кып-кызыл итеп пешкән балан һәм миләш тәлгәшләре белән бизәлде. Кояш нурлары ялтыр-йолтыр агачларның сары яфракларында алтын чаткылары булып уйныйлар. Шушы әкияттәге кебек ямьле вакытта без барыбыз да мәктәпләрдә Укытучылар көнен үткәрәбез.

Добавить в предпочтительные источники Google
Укытучыга рәхмәт сүзеУкытучыга рәхмәт сүзе
Укытучыга рәхмәт сүзе

Укытучы кеше безнең өчен иң абруйлы, белемле, икенче әни дәрәҗәсендә торган, белем бирүче, гыйлемне арттыручы, киләчәк тормышка дөрес караш булдыручы, хөрмәткә лаек, бөтен көчен балалар укытуына салган дәрәжәле һөнәр иясе ул.
Шундый укытучыларның берсе – Ләйсән Фидәрис кызы Кашапова, ул безнең яраткан укытучы. Ул мөлаем йөзле, ачык холыклы, игътибарлы караш белән безгә гел карый. Аның күзләрендә балаларга карата жылылык тойгысы белдергән чаткылары янып тора. Ул үзенең дәресен әйбәт һәм укучыларның йөрәкләренә җиткерә белгән укытучы. Аның дәресләре бик кызыклы үтә. Ачык йөзле, таләпчән, намус һәм гадел йөрәкле укытучыбыз бөтен укучыларның игътибарын дәрестә үзенә карата, ныклы белем бирә белә. Ул безнең икенче әниебез кебек, безнең хәлне көн дә белеп, тикшереп тора, булган проблемаларны чишәргә, безнең белән гел якын бәйләнештә, кирәк булса, ярдәмгә килергә әзер. Без аны чын күңелдән яратабыз һәм хөрмәт итәбез, тыңлыйбыз, бөтен әйткән тәкъдимнәрен һәм кушкан эшләрне азагына кадәр җиткереп эшләргә тырышабыз.
Ләйсән Фидәрис кызына карасаң, аның чын мәгънәле укытучы икәнлеген белеп була, ул беркайчан да балаларга сәбәпсез кисәтү эшләми, берәр теманы дәрестә аңламасаң, тагын бер кабат шул ук материалны аңлатып бирә. Андый кешеләр хәзерге дөньяда бик сирәк, һәрбер кешенең әлеге көндә үзенең проблемалары бик күп, тормыш үзгәрә, кайсыбер кеше өчен авырая һәм кискенләшә. Ә укутучы кеше бернәрсәгә дә карамастан, шулай ук бөтен көчен биреп укучы балаларга юнәлтеп эшли, аларны бөтен яклап та акыллы, намуслы, ярдәмчел һәм киң күңелле булырга, кирәк вакытта ярдәм кулын сузарга әзер булган шәхесләр тәрбияләргә үзенә максат итеп куйган. Андый кеше үзенең якты йөзе белән аерылып тора, карашында таләпчәнлек һәм югары дәрәҗәсендә гыйлем бирү, балаларны югары нәтиҗәләргә алып бару омтылышлары күренеп тора.
Шуңа күрә, без барыбыз да безнең белән эшләгән укытучыларны якынлашып килгән һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз, тормышларында күптөрле уңышлар һәм казанышлар, гаилә бәхете һәм иминлек телибез! Бәхетле булыгыз!

Укытучыга рәхмәт сүзе
Укытучыга рәхмәт сүзе
Автор:Арина Миңнеәхмәтова, Балалар иҗат йортының «Яшь журналистлар» берләшмәсе әгъзасы.