Борай авылының өченче санлы мәктәбендә - белем көне
Бүген Борай авылының өченче санлы мәктәбендә чәчәк бәйләмнәре тоткан укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр мәктәп алдына җыелды. Алар сыйныфташлары, сыйныф җитәкчеләре һәм яраткан укытучылары белән очрашуга бик шат иделәр.