Мәгариф
28 Августа , 10:24

Борай районында педагогларның август киңәшмәсе узды.

Бүген, 28 август көнне, күркәм традициягә ярашлы, район мәдәният йортында педагогларның август киңәшмәсе узды. Ул мәгариф өлкәсендәге башкарылган эшләргә йомгак ясауга, киләчәккә планнар, алдагы уку елына бурычлар билгеләүгә багышланды.

Борай районында педагогларның август киңәшмәсе узды.Борай районында педагогларның август киңәшмәсе узды.
Борай районында педагогларның август киңәшмәсе узды.

Пленар утырыш эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе Илшат Вазигатов, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте вәкиле, яшьләр сәясәте министры урынбасары Рәисә Хәбибназарова, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәсе территориаль бүлеге начальнигы Лариса Шәмиданова, район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин, Мишкә һәм Борай районнарының хәрби комиссары, Кораллы Көчләр майоры Сергей Воробьев катнаштылар. Август киңәшмәсен хакимият башлыгының беренче урынбасары вазыйфасын башкаручы Марат Ахунов алып барды.

Яңа уку елына һәр мәктәп, балалар бакчасы җитди әзерләнә. Чарада Рушан Кадим улы яңа уку елы алдыннан залда утыручыларны укытучыларның традицион август конференциясе белән тәбрикләде.

Бүген без монда мәгариф системасы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре турында фикер алышу һәм киләчәккә бурычлар билгеләү өчен җыелдык. Яңа уку елы башланырга бик аз вакыт калды. Безнең алда иң мөһим бурыч барлык мәгариф учреждениеләрен укучылар очрашуына әзерләү, дип билгеләде ул.

Муниципаль район хакимияте башлыгы чыгышында белем бирү процессында катнашучыларның барысына да мәгариф эшенә бирелгәнлекләре һәм балалар өчен шартларны яхшыртуга омтылулары өчен рәхмәт белдерде. «Бергәләп без киләчәкне булдырабыз, анда укучыларыбыз үзләрен уңайлы һәм ышанычлы хис итәчәк, яңа белемнәргә һәм казанышларга әзер булачак. Бу уку елы барыбыз өчен дә уңышлы булсын»,   диде ул.

Мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин йомгаклау, Русия Федерациясе Мәгариф һәм фән профсоюзының Борай районы оешмасы рәисе Эльвира Данилова, өченче санлы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Алсу Галиәхмәтова «2026 елда мәктәпкәчә белем бирү елы чаралары планын үтәү барышы турында», беренче санлы мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ирина Зиянгирова «Борай авылының беренче санлы мәктәптә Русия халыклары бердәмлеге, Зур һәм тату гаилә елларына чаралар турында», өченче санлы мәктәпнең биология укытучысы Айгөл Билалова «Борай авылының өченче санлы мәктәбендә һөнәри әзерлек сыйныфларын үстерү» темаларына доклад белән чыгыш ясадылар.

Август киңәшмәсе ул үткәннәргә йомгак  ясап, киләчәккә планнар кору вакыты. Илдус Наил улы да мәгариф тармагындагы үзгәрешләр һәм яңалыкларга тукталды. Милли проектлар ярдәмендә  төрле юнәлештәге сыйныфлар өчен алынган җиһазлар, сабыйларның балалар бакчалары белән  тәэмин ителүе,  нарасыйларның сәләтләрен балалар бакчасыннан ук ачу, мәктәпләрнең автобус белән тәэмин ителеше, техникада укучыларны хәвефсез  йөртү, тукландыру һәм башка бихисап мәсьәләләргә тукталды.

Нинди тантаналы чара алдынгыларны бүләкләүсез узсын инде? Иң яхшы директорлар, укытучылар, тәрбиячеләр, методистлар һәм мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре намуслы хезмәте, һөнәри бурычына тугрылыгы һәм балаларны тәрбияләүгә иҗади карашта булуы өчен Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының, муниципаль район хакимиятенең, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайның,  Мишкә һәм Борай районнарының хәрби комиссариатның Мактау грамоталары һәм  Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Аларга чәчәк бәйләмнәре тапшырылды, иң матур, иң җылы сүзләр юлланды. Шулай ук яңа уку йортларын тәмамлап, кулларына диплом алган яшь белгечләрне дә сәламләделәр.

Мәгариф системасы алдында зур бурычлар тора, аларны хәл итү өчен иҗади, рухи көч тәлап ителә. Бу җәһәттән район педагоглары сынатмый, киләчәк буынны укытуга бар тырышлыкларын салып, аларны лаеклы шәхес итеп тәрбияләүгә зур өлеш кертә.

Лира ЮРАСОВА.

“Без балалар белән мәктәптә үткәргән еллар алар өчен иң яхшы вакыт булсын өчен дә кайгыртырга тиеш. Моның өчен, әлбәттә, республикабызның мәгариф системасында тупланган иң яхшы мәктәп традицияләрен саклап калырга кирәк”.
(Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның мәгариф буенча республика август киңәшмәсенең пленар утырышындагы чыгышыннан).

 

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас