Чыгарылыш кичәсе – тормыштагы иң дулкынландыргыч һәм шатлыклы вакыйгаларның берсе. Гамьсез балачак, дәресләр, тәнәфес – барысы да артта. Зурлар тормышы башлана.
Балачак белән хушлашу бәйрәме беренче санлы мәктәп укучылары өчен дә дулкынландыргыч вакыйга булды.
Кичә мәктәп директоры Азат Арслановның тәбрикләү сүзләре белән башланды.
- Әти-әниләр бу балаларны беренче сыйныфка әле кичә генә китергәннәр иде. Мәктәп бусагасыннан беренче тапкыр атлап кергәндә, укытучыларны тыңлагыз, үзегезне тәртипле тотыгыз дип кисәткәннәрдер, уңышлар теләгәннәрдер. Бүген чыгарылыш укучылары олы тормышка аяк атлау алдында торалар. Тырышмыйча гына казанышлар вәгъдә итүче әзер калып юк, көч һәм үҗәтлек куймыйча гына хезмәт баскычыннан сезне югарыга күтәрүче лифт та уйлап табылмаган. Кайда гына булсагыз да, ни генә эшләсәгез дә, намусыгызны югалтмагыз, кеше булып калыгыз, - диде Азат Касыйм улы.
Күптән көтелгән тантана - мәктәпне тәмамлау турындагы аттестатларны тапшыру башланды. Районның мәдәният йорты сәхнәсенә беренчеләрдән булып уку алдынгылары Алар - медальгә дәгъва белдерүләрен дәлилләп, укытучылар өметен аклаучылар да. 32 укучының дүртесе махсус үрнәктәге аттестат һәм “Укудагы аерым уңышлары өчен” медаленә лаек булды. Аларга әлеге документларны район хакимияте башлыгы исеменнән аның беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы Марат Ахунов, район мәгариф бүлеге методисты Гөлназ Мирхәйдарова тапшырды.
Аннары башка чыгарылыш укучыларына да аттестатлар тапшырылды. Мәктәп директоры әлеге укучыларның укуда гына түгел, ә иҗадый эшләрдә, физкультура һәм спорт буенча да алдынгы булуларын билгеләп үтте.
Сыйныф җитәкчеләре Эльза Арсланова һәм Лилия Мәҗитова тормыш дигән диңгезгә мөстәкыйль юл алачак һәр укучыга да җылы сүзләрен җиткерде. Бәйрәмгә җыелучылар һәр укучыга да гөрләтеп кул чапты.
Укучыларның әти-әниләренең чыгышлары тантаналы бәйрәмгә ямь өстәде.
Чыгарылыш кичәсендә укытучыларга, яратып, икенче әни дип эндәшкән мәктәп директорына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Тантанада күп котлау һәм җырларның татар телендә башкарылуы да мөһим.
Тантаналы кичә узды! Алда олы җаваплылык сораган зурлар тормышы! Без исә сезнең юлыгызда киртәләр булмасын, авырлыклар очрамасын дигән теләктә калабыз.