Мәгариф
27 Июня , 08:32

Ак юл сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!

Бүген, 27 июнь көнне, район мәдәният йортында районыбызның гомум белем бирү мәктәпләренең 11нче сыйныфын тәмамлаган укучыларның чыгарылыш кичәләре уза. Беренче булып икенче санлы гимназия укучыларының бәйрәме үтте.

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен туган мәктәпләре, белем биргән укытучылары белән саубуллашыр көн килеп җитте. Моңсу да, истәлекле дә, шатлыклы да көн... Алда – зур мөмкинлекләр, кызыклы ачышлар, яңа дуслар, өмет белән тулы олы тормыш юлы…

Бүген, 27 июнь  көнне, район мәдәният йортында районыбызның гомум белем бирү мәктәпләренең 11нче сыйныфын тәмамлаган укучыларның чыгарылыш кичәләре уза. Беренче булып икенче санлы гимназия укучыларының бәйрәме үтте.

Чыгарылыш укучыларын гимназия директоры Алик Усаев, район хакимияте башлыгы исеменнән хакимият башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары Рима Ганиева, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Зинфира Булатова  гомер буе истә кала торган зур вакыйга белән тәбрикләделәр,  изге теләкләрен җиткерделәр.

– Дәресләр, имтиханнар артта калды. Алда сезне иң дулкынландыргыч мизгел – нинди һөнәр сайлавыгызны хәл итү көтә. Мин сезгә бер киңәш бирергә телим. Һөнәр сайлаганда йөрәгегезне тыңлагыз, ялгышмассыз. Лаеклы кешеләр, дипломлы белгечләр булыгыз. Без сезне һәрвакыт үзебезнең районда колач җәеп көтәчәкбез! – дип сәламләде Рима Ханнан кызы.

- Кадерле балалар! Сез 11 ел буе тырышып белем алдыгыз. Матур нәтиҗәләргә ирештегез. Биредә утыручы һәммәгез дә зирәк һәм зиһенле булуыгыз, тырышлыгыгыз аркасында төрле  фәннәрдән олимпиадаларда, спорт ярышларында зур уңышларга ирешеп әти-әниләрегезне,  укытучыларыгызны, безне сөендердегез. Сез, кадерле балалар, илебезнең - киләчәге.  Бүгенге чыгарылыш кичәсендә  сезгә уңышлар телибез. Гаиләләрегезгә, илгә-көнгә, җәмгыятькә игелек күрсәтүче чын гражданнар булыгыз. Шулай ук бу истәлекле көндә балаларга белем һәм тәрбия биргән укытучыларга, кызларына-улларына яхшы тәрбия биргән әти-әниләргә зур рәхмәт. Балалар! Без сезнең белән горурланабыз. Алга таба да илебезнең горурлыгы булыгыз! Һәрберегезгә дә куйган максатларыгызга  ирешергә язсын, - диде Зинфира Фидус кызы.

Өлгергәнлек аттестатларын гимназия директоры Алик Рамил улы тапшырды.

- Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Бүген сезнең өчен яңа тормыш юлы башлана. Мәктәптә алган белемегез һәм тәрбиягез сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәк. Киләчәктә югары уңышлар, һөнәри осталык һәм максатларыгызга ирешүегезне телим. Белегез, безнең гимназия ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык, - диде ул.

11 ел дәвамында төрле дәрәҗәдәге конкурсларда районыбыз данын яклаган яңа талантлы йолдызчыклар кабына. Алик Рамил улы яшь талантлар үстергән ата-аналарга рәхмәт белдерде, чыгарылыш сыйныф укучыларына грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Куанычлы хәбәр: районда беренче тапкыр чыгарылыш сыйныф укучыларына район хакимияте башлыгы исеменнән бүләк тапшырылды.

Чыгарылыш кичәсе һәркемгә онытылмаслык тәэсирләр һәм елмаю бүләк итте. Балалар кулында өлгергәнлек аттестатлары. Хәзер алар мөстәкыйль тормыш юлына аяк басачак, ә аның ни дәрәҗәдә уңышлы булуы аларның үзләреннән тора. Мәктәпне тәмамлау – кичәге укучылар тормышында беренче авыр этап, алда аларны югары уку йортларына керү һәм тормышка ашырырга тиешле очсыз-кырыйсыз хыяллар көтә.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас